Авторы — Чәләби Мөхәммәд (? — 1451).

Ике өлештән тора. Беренче өлеше — Мөхәммәд пәйгамбәрнең тормышын сурәтләү жанрында (сира), икенчесе — «популяр» илаһият үрнәкләре рухында (Кыямәт көне, аның алдыннан булган вакыйгалар, ахирәт тормышы һ.б. тасвирлы итеп сурәтләнә).

Китап татарлар арасында киң таралган; кадими мәдрәсәләрдә дәреслек итеп файдаланылган.

1845 елдан Казанда берничә тапкыр нәшер ителгән.