- РУС
- ТАТ
Әлеге шигырьдә башка шигырь төзелешләрендә төп роль уйнаучы иҗекләрнең басымлы-басымсыз булып килүе дә, аларның саны да ритмик нигез итеп алынмый, ш.у. ирекле озынлыктагы юллар даими зурлыктагы строфаларга да берләшми, рифмаларның булуы да мәҗбүри түгел. Ритмны оештыручы һәм саклап баручы төп нигез – төрле ритмик-интонацион чаралар (янәшә торучы яки эчке рифмалар, композицион яки юлара ялгау, вакыт компенсациясе, тәңгәл турак-цезуралар h.б.) ярдәмендә бер-беренә ялганып, тезелеп баручы шигырь юллары, ягъни ритмик-интонацион яктан үзгәреп торучы синтаксик берәмлекләр – синтагмалар, гыйбарәләр.
Татар поэзиясендә ирекле шигырь үрнәкләрен С.Рәмиев, Һ.Такташ, Г.Кутуй, М.Җәлил, Ә.Фәйзи, Ш.Анак, Роберт Әхмәтҗанов, Р.Фәйзуллин, Р.Харис, М.Әгъләмов, Зөлфәт h.б. иҗатында очратырга мөмкин.
Синең йөзеңне күрдем
Идел көзгесендә
син
кайчандыр
шушы биеклектән караган.
Көмеш әремнәрне ера-ера,
нигезеңә барам,
аякларга сугылып сыкрый ташлар,
балакларга сырыла сырлан,
ябыша тарих.
(Роберт Әхмәтҗанов)
Словарь литературоведческих терминов. М., 1974.
Курбатов Х.Р. Сүз сәнгате: Татар теленең лингвистик стилистикасы һәм поэтикасы. Казан, 2002.
Хатипов Ф.М. Әдәбият теориясе. Казан, 2002.
Автор – М.Х.Бакиров
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.