Биографиясе

1953 елның 30 мае, Әлки районы Яңа Камка авылы – 2020 елның 27 августы, Казан. 

Казан университетын тәмамлый (1976).

1976–1979 елларда «Татарстан яшьләре» газетасында хәбәрче, бүлек мөдире.

1979–1989 елларда «Казан утлары» журналында өлкән мөхәррир, җаваплы сәркәтип, баш мөхәррир урынбасары вазифаларын башкара.

1989–1992 елларда Татарстан китап нәшрияты баш мөхәррире. 1992–2009 елларда ТР «Мәгариф» милли китап нәшрияты директоры.

2010–2016 елларда ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында: фән эшләре буенча директор урынбасары, текстология бүлеге мөдире. 

1983 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы, 1989 елдан Татарстан Язучылар берлегенең идарә әгъзасы. 

Иҗаты

«Сезгә ышанам» (1984), «Тамыр тирәнлеген яфрак тоя» (1988), «Йолдыз гомере» («Возвращение Звезды», 1992), «Гамәл дәфтәре» (2003) исемле әдәби тәнкыйть мәкаләләре җыентыклары, татар китабын бастыру мәсьәләләренә багышланган «Китап» (2000) җыентыгы, «Яшьлектән хат» (1998) исемле шигырь китабы авторы.

Чуаш язучысы М.Юхманың «Көнгыш – үлемсезлек кошы» («Кунгош – птица бессмертия», 1987), З.Фәтхетдиновның «Үлем элмәге» («Резидент – Чёрная вдова», 1991) романнарын татар теленә тәрҗемә итә.

Бүләкләре

М.Җәлил исемендәге республика премиясе, Җ.Вәлиди исемендәге әдәби премясе лауреаты. Медальләр белән бүләкләнгән.

Хезмәтләре

Нәшрият эше: Тарих. Теория. Гамәл. Казан, 2003.

Китапчылык тарихы. Казан, 2005.

Китап редакторы: Иҗади һәм оештыру эшчәнлеге. Казан, 2006.

Әдәбият

Нәҗми Н. Тирәнлекне тою // Кызыл таң. 1988. 15 декабрь.

Фәйзуллин Р. Кайту // Сайланма әсәрләр. Казан, 1998. Т. 4.

Мостафин Р. Гомер агачы // Татарстан. 2004. № 4.

Знаток книги и детской души // Книжное обозрение. 2002. 3 июль.