Биографиясе

1937 елның 10 апреле, Мәскәү – 2010 елның 29 ноябре, Переделкино, Мәскәү өлкәсе.

М.Горький исемендәге Әдәбият институтын тәмамлый (1960, Мәскәү). Әсәрләре 1954 елда басыла башлый.

Ахмадулинаның Казан белән туганнары аша бәйләнеше бар. Әнисе ягыннан әбисе – А.М.Стопаниның сеңлесе.

 Әтисенең чыгышы Казан татары Әхмәдуллага барып тоташа. Аның турында «Минем шәҗәрәм» («Моя родословная», 1964) поэмасында: «кысык күзле ыруында аның күзе кысыграк икән, һәммәсенең шуңа исе киткән» («в узкоглазом племени своём так узкоглаз, что все давались диву»), – диелә. Үзе турында ул: «Керсез азиатлык рухы миндә арлы-бирле йөри, кыенсынып» («Незапятнанный дух азиатства тяжело колобродит во мне»), – дип яза.

Бөек Ватан сугышы елларында Ахмадулина Казанда яши. Аерым шигырьләрендә Шәрык традициясе тәэсире сизелә.

Казан университетының шәрәфле докторы (2007).

Иҗаты

Ахмадулина шигъриятенә тирән фәлсәфилек, нечкә психологизм хас. Шигырьләрендә кеше җанының дөньявилык белән гаять дәрәҗәдә катлаулы мөнәсәбәте чагыла. Иҗатында табигать зур акылга ия, үзе бер бөек дөнья булып гәүдәләнә, лирик герой шуны аңларга омтыла. Ахмадулинаның поэзиясендә гармониягә тартылу көчле, шул ук вакытта аңа ирешүнең мөмкин булмавын аңлау сизелә.

Шигъри фикерләвенә метафоралар байлыгы, музыкаль аһәңлелек хас. Бу үзенчәлекләр Ахмадулинаның «Кыл» («Струна», 1962), «Калтырану» («Озноб», 1968), «Музыка дәресләре» («Уроки музыки», 1969) дип исемләнгән беренче шигъри җыентыкларында һәм соңгы елларда чыккан «Шәрехләүче аваз» («Звук указующий», 1995), «Гомер мизгелләре» («Миг бытия», 1997) җыентыкларында да ачык күренә.

Бүләкләре

СССРның һәм РФнең Дәүләт бүләкләре лауреаты (1976, 2004). Халыклар дуслыгы, 3 нче дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» орденнары белән бүләкләнә.

Әсәрләре

Собрание сочинений: В 3 т. М., 1977.

Избранное: Стихи. М., 1988.

Стихотворения. М., 1988.

Әдәбият

Мустафин Р. «Всем, кто есть, прихожусь близнецом»: Мир поэзии Б.Ахмадулиной // Татарстан. 1992. № 5–6.

Автор – Т.Г.Прохорова