Биографиясе

1828 елның 28 августы, Ясная Поляна, хәзер Тула өлкәсенең Щёкино районы – 1910 елның 7 ноябре, Рязань – Урал тимер юлының Астапово станциясе, хәзер Липецк өлкәсенең Лев Толстой станциясе; Ясная Полянада җирләнә.

«Война и мир» (т. 1–4, 1867–869), «Анна Каренина» (1878), «Воскресение» (1899) романнары, «Детство» (1852), «Отрочество» (1854), «Юность» (1857), «Утро помещика» (1856), «Казаки» (1863), «Смерть Ивана Ильича» (1886), «Крейцерова соната» (1891), «Отец Сергий» (1912), «Хаджи-Мурат» (1912) повестьлары, хикәяләр, пьесалар, публицистик әсәрләр, балалар өчен хикәяләр һәм әкиятләр һәм башкалар авторы.

Казанда

Толстойлар нәселе Казан белән тыгыз бәйләнештә була. Язучының бабасының әтисе А.И.Толстой – Казан гарнизонының секунд-майоры, соңрак – Зөя шәһәрендә воевода, бабасы И.А.Толстой – Казан губернаторы (1815–1820), әтисенең апасы Пелагея Ильинична – Казан дворяны В.И.Юшков хатыны.

Толстойлар гаиләсе (бертуган дүрт егет һәм бер кыз) әниләрен иртә югалталар, балаларны кайгыртуны үз өстенә П.И.Юшкова ала. 1841 елда ул аларны Казанга алып килә. Балаларны Казан университетына әзерләү белән университет профессоры А.К.Казимбәк шөгыльләнә.

1844 елның октябрендә Л.Н.Толстой фәлсәфә факультетының шәрекъ бүлегенә укырга керә (төрек-гарәп филологиясе разряды). 1845 елның апрелендә, дәрес калдырганы өчен, Л.Н.Толстой имтиханнарга кертелми; ул юридик факультетка күчә. Гражданнар хокукы профессоры Д.И.Мейер җитәкчелегендә Екатерина II идарә иткән дәвер законнарын өйрәнә.

Буш вакытының күп өлешен күңел ачуга сарыф итә. Соңрак ул болай дип искә ала: «… беренче елны Казан университетында мин, чыннан да, берни дә эшләмәдем. Икенче елны ныклап укый башладым. Ул вакытта анда профессор Мейер бар иде. Ул минем белән кызыксынуын белдерде һәм миңа эш бирде – Екатерина «Наказ»ын Монтескьеның «Espritdeslois» («Законнар рухы») белән чагыштырырга кушты. Хәтерлим: бу эш мине мавыктырды; мин авылга кайтып киттем, Монтескьены укый башладым, бу уку миңа киң офыклар ачты; Руссоны укый башладым һәм университетны нәкъ ныклап шөгыльләнәсе килүем аркасында ташладым».

1847 елның мартында көндәлек яза башлый (гомеренең соңгы көннәренә кадәр алып бара). Шул ук елның апрелендә университеттан китүе турында гариза яза, Ясная Полянага кайтып китә.

Казан университетыннан китүенең сәбәпләре турында ул болай ди: «Казанда укытучылар укыткан нәрсәләр мине аз кызыксындыра иде. Башта мин бер ел чамасы шәрык телләре белән шөгыльләндем, әмма аз өйрәндем. Мин, бик нык мавыгып, чиксез күп китап укыдым, ләкин һаман шул бер юнәлештә».

Казанда ул кабат 1852 елда Кавказга барышлый туктала.

Татар мотивлары Толстойның күп кенә әсәрләрендә чагылыш таба. «Война и мир» романында исемсез татар казагы курку белмәс ватан сакчысы буларак гәүдәләнә, «Хаҗиморат» повестенда тау халыклары татарча сөйләшә. «Прогресс и определение образования» мәкаләсендә 1862 елда Юшковлар биләмәсенә кергән Панау авылы крәстияннәре хәле белән танышу тасвирлана.

Л.Н.Толстой гомеренең Казан чоры аның берничә әсәрендә, аерым алганда, «Отрочество» һәм «Юность» повестьларында күзәтелә. Аларда аның якыннары, аерым вакыйгалар (мәсьәлән, университетка керү), күңел кичерешләре (яшүсмерләр дуслыгы, югары катлау затларның дөньяви идеалы, китап уку, «Яшәеш кагыйдәләр»ен төзү һәм башкалар) чагылыш таба. «После бала» (1903) хикәясендә тормышта булган вакыйгалар тасвирлана.

Татар зыялылары һәм Л.Н.Толстой

Татар зыялылары Л.Н.Толстойның иҗтимагый эшчәнлеген зур игътибар белән күзәтәләр, татар укучысын аның иҗатына якынайтырга тырышалар. Толстой белән С.Максуди, Ф.Кәрими очрашалар.

1906 елда Тукай аның «Ильяс» һәм «Бик кыйбат» («Дорого стоит») хикәяләрен татар теленә тәрҗемә итә. XX йөз башында Л.Н.Толстой әсәрләрен шулай ук С.Рәмиев, С.Сүнчәләй, Д.Гобәйди, М.Галәү, И.Богданов һәм башкалар; совет чорында М.Солтангалиев, А.Шамов, М.Максуд, К.Миңлебаев тәрҗемә итәләр.

Татар җәмәгатьчелегенең кайбер вәкилләре белән Л.Н.Толстой хат алыша. Аның дини һәм иҗтимагый-сәяси хәрәкәт җитәкчесе Г.Б.Вәисов белән язышкан хатлары аеруча кызыксыну уята. Толстой аның карашларын таный, хатларында аңа «Сөекле туганым Хуҗа Мөхәммәт Гайнетдин улы Вәисов» дип мөрәҗәгать итә, хат ахырында исә «Сине яратучы туганың» дип яза.

Рәсми рәвештә чиркәүдән читләштерелгән (1901) язучыга Әсфәндияр Воинов теләктәшлек күрсәтә. Үзенең дини карашларын Толстой Е.Е.Вәкилевага язган хатында белдерә: «…минем тарафтан – христиан идеалларын һәм христиан тәгълиматын аның асыл мәгънәсендә барыннан да өстен куйган кеше тарафыннан – тышкы формасы белән Мөхәммәд диненең чиркәү православиесеннән чагыштыргысыз дәрәҗәдә өстен торуы берничек тә шик астына куела алмый. Шулай итеп, әгәр кеше алдында чиркәү православиесен яки Мөхәммәд динен сайлау мәсьәләсе тора икән, акылы камил кешедә аны сайлауда бернинди икеләнү булырга тиеш түгел, һәм ул катлаулы һәм аңлаешсыз троица, гафу ителү, серле йола, Мәрьям Ана, изгеләр һәм аларның сурәтләре, катлаулы гыйбадәтләр белән бәйле дини тәгълимат урынына бер Аллаһны һәм аның пәйгамбәрен таныган Мөхәммәд диненә өстенлек бирергә тиеш».

XX йөз башында татар дөньясында башка бер генә рус язучысы да Л.Н.Толстой дәрәҗәсендә популяр булмый. Аның 80 еллык юбилеена татар җәмәгатьчелегенең барлык катлаулары да үз мөнәсәбәтен белдерә.

Л.Н.Толстойның үлеме зур кайгы булып кабул ителә. Тукай аны «дөнья халкы күңеленә кодсият нуры чәчүче» дип атый.

Әсәрләре

Собрание сочинений: в 12 т. М., 1972–1976.

Әдәбият

Гарзавина А.В. Лев Толстой в Казани. Казань, 1983.

Ахунов А. Лев Толстой и татары // Татарский мир. 2003. № 15.

Кадыров О.Х. Толстой в татарских переводах советской эпохи. Казань, 2005.

Бушканец Е.Т. Юность гения // Нева. 2008. № 8.

Автор – О.Х.Кадыйров