Биографиясе

1892 елның 4 ноябре, Казан – 1943 елның 3 марты.

Сәүдәгәрләр гаиләсеннән. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә (Казан) укый. Казан сәүдә училищесен (1913), Мәскәү сәүдә институтын (1917) тәмамлый, үзлегеннән гарәп, фарсы, төрек телләрен өйрәнә.

1917 елдан соң Казанда яши, Хәрби-сәяси курсларда (1920–1921) татар әдәбиятын, Шәрекъ академиясендә (1921–1922), Шәрекъ педагогия институтында (1922–1930) татар әдәбияты һәм фольклоры тарихын укыта.

1931–1934, 1938–1940 елларда репрессияләнә, үлгәннән соң аклана.

Иҗаты

1909 елда Гали Рәхимнең география буенча «Җир йөзе» исемле беренче фәнни хезмәте басылып чыга.

1913–1915 елларда ул «Бикчәнтәй угылы» тәхәллүсе белән «Ак юл» журналында балалар өчен хикәя һәм әкиятләрен бастыра. Соңыннан алар башлангыч сыйныфлар өчен дәреслекләргә кертелә, 1923 елда «Кызыл гөлләр» исеме белән аерым китап булып чыгалар.

1913–1915 елларда «Аң» журналында өлкәннәр өчен хикәяләре басылып чыга («Галия», «Исемсез хикәя», «Сабирҗан хәзрәт»). Гали Рәхим – татар байлары тормышын көлеп тасвирлаган «Дача кайгысы» (1914) һәм «Җанвар» (1919) комедияләре, революциягә кадәрге татар зыялылары яшәешен күрсәткән «Идел» повесте (1921) авторы.

«Татар әдәбияты тарихы» (1–2 т., 1923–1927) китабы авторларының берсе.

1923–1930 елларда Татар халкын өйрәнү фәнни җәмгыяте эшендә, фольклор экспедицияләрендә катнаша; татар теле һәм әдәбияты белеменә, фольклорына, тарихына, археографиясенә багышланган мәкаләләр авторы.

Әсәрләре

Халык әдәбиятымызга бер караш: җырлар. Казан, 1915.

Каюм Насыйриның моңарчы басылмаган әсәрләре һәм йөзьеллык бәйрәм материаллары. Казан, 1926.

Авылны өйрәнү: татар авылларын монография ысулы белән өйрәнү өчен җентекле кулланма-программа. Казан, 1930.

Сайланма әсәрләр. Казан, 2004.

Әдәбият

Азизова-Хөснетдинова Г.А. Гали Рәхим – әдәбият тарихчысы. Казан, 2005.

Татар әдипләре, мәгърифәтчеләре (ХХ йөз башы): биобиблиогр. сүзлек. Казан, 2005.

Гали Рәхим: тарихи-документаль, әдәби һәм биографик җыентык. Казан, 2008.