Биографиясе

1948 елның 10 декабрендә Мамадыш районы Кече Кирмән авылында туган.

Казан университетын тәмамлый (1971).

1970–1973 елларда ТАССР Министрлар Советының Телевидение һәм радиотапшырулар комитетында телевизион тапшырулар мөхәррире.

1976–1986 елларда «Казан утлары» журналында бүлек мөхәррире һәм баш мөхәррир урынбасары.

1986–1989 елларда Татарстан китап нәшрияты директоры, 1989–1999 елларда Татарстан Язучылар берлеге рәисе, бер үк вакытта, 1990–1993 елларда, РСФСР Югары Советының мәдәният һәм милли мәсьәләләр буенча даими комиссиясе рәисе.

2000 елдан Мәскәүдә: Россия һәм БДБ илләре язучыларының халыкара берләшмәсе рәисе урынбасары.

2005 елдан «Татар дөньясы» («Татарский мир») газетасы баш мөхәррире.

2010 елдан Мәскәүдә «Заман» нәшрият йортын гамәлгә куючы, аның баш мөхәррире.

1990–1993 елларда РФ Югары Советы, 1995–1999 елларда ТР халык депутаты.

Татарларның Мәскәүдәге милли-мәдәни мохтарияте рәисе (2014 елдан).

Иҗаты

Әдәбиятка 1970 еллар башында Х.Туфан, С.Хәким, Н.Арсланов, Ш.Галиев, И.Юзеев, Р.Фәйзуллин, Гәрәй Рәхим, Ә.Еники, А.Расих, А.Гыйләҗев, М.Мәһдиев кебек күренекле шагыйрьләр һәм прозаиклар, Җ.Вәлиди, Г.Кәрам, Г.Ибраһимов, Ф.Сәйфи-Казанлы кебек галим һәм фикер ияләре турында әдәби очерклар, иҗат портретлары, тәнкыйть мәкаләләре белән килеп керә.

Һәр язучының иҗат үзенчәлеген аерып күрсәтергә тырышып язылган, тирән фәнни анализга корылган бу хезмәтләре «Әгәр без янмасак...», (1980); «Проблемы формирования татарской литературной критики 1905–1917», (1982); «Якутлар табыладыр вакыт белән» (1983) җыентыкларында туплана.

Әдәбият сөючеләр арасында Мөхәммәдиев үзенең «Беренче умырзая» (1983; рус теленә тәрҗемәсе «Первый подснежник», М., 1987), «Ак кыялар турында хыял» (1995) исемле лирик повестьлары, авыл проблемаларын яктырткан «Истәлек өчен – Гыйлемханга» әсәре (1986; шул исемдә нәфис телефильм, 1995) белән таныла.

Автор авылның әхлагы югалу, кешеләрнең табигатькә, җиргә битарафлана баруларының сәбәпләре турында уйлана.

1989 елда «Кенәри – читлек кошы» социаль-психологик романын (рус теленә тәрҗемәсе «Львы и канарейки, или Невинные забавы мафии», М., 1992) бастыра.

Шәхеснең әхлаксызлык сазлыгына бата баруын, деградациясен драматик вакыйгалар аша чагылдырган бу романы белән Мөхәммәдиев 1990 еллардагы татар прозасының үзенчәлекле тәнкыйди бер юнәлешен башлап җибәрә.

Мөхәммәдиевнең иң зур иҗади уңышларыннан берсе – сәясәт һәм дәүләт эшлеклесе М.Солтангалиевкә багышланган «Сират күпере» романы (1992; рус теленә тәрҗемәсе «Мост над адом», М., 1996; ТРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге, 1993; Төркиянең әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге халыкара бүләге, 1995; Азия һәм Африка илләренең «Алтын лотос» бүләге, 1995; Андрей Платонов исемендәге халыкара бүләк, 1996).

Мөхәммәдиев шулай ук «Утлы таба өстендә» (1995; русчага тәрҗемәсе «На раскалённой сковороде», М.,1997; «Крушение» исеме белән тулыландырган варианты, М., 2001; 5 басма 2005; М.А.Шолохов исемендәге халыкара әдәби бүләк, 2002) документаль повесте Россия тарихында булып узган 1991 елның августы һәм 1993 елның октябре вакыйгаларын искә төшерә.

«Алланың кашка тәкәсе» романы (М., 2003; рус теленә тәрҗемәсе «Пуп земли», М., 2007) хакимият органнарында закон бозу, ришвәтчелек, азгынлык кебек күренешләрне фаш итүче, кискен конфликтка корылган әсәр.

«Кош булып очар идем» романында (М., 2007; русчага тәрҗемәсе «Взлететь бы мне птицей», М., 2008) очучы булырга хыялланган малай язмышы үзәккә алына. Заман проблемаларын ачыктан-ачык күрсәткән сайланма әсәрләре «Үз кешеләр» (М., 2011; рус теленә тәрҗемәсе «Свои люди», М., 2012) җыентыгына кертелгән.

Язучының романнары һәм повестьлары дистәдән артык чит илләрдә төрек, кытай, инглиз, гарәп, болгар, македон һ.б. телләрдә аерым китап буларак дөнья күрә.

Әдәбият

Галиуллин Т. Сәфәр чыгар аты бар // Мирас. 1998. № 12.

Галимуллин Ф. Кече Кирмәннең олы Ринаты // Казан утлары. 1998. № 12.

Әдипләребез: Биобиблиографик белешмәлек. Казан, 2009. Т. 2.