Эчтәлек

Псевдонимы, чын исеме билгесез.

XV йөзнең 2 нче яртысы — XVI йөзнең 1 нче яртысында яши.

Дини-дидактик шигъри хикәятләрдән торган «Һәза китабу фи бәйани могъҗизаи бин-нәби» («Пәйгамбәр кылган могҗизаларны аңлата торган китаб», 1515; 1848 елда басыла) исемле китап авторы. Күләме — 6150 бәйт.

Максуди укучыларны диннең сафлыгын сакларга, ислам идеаллары өчен көрәшкә әзер булырга, куркыныч янау ихтималы булганда, бердәмлеккә чакыра. Сүзләренең ихласлыгын, ислам диненең бөеклеген исбатлау өчен, ул пәйгамбәр кылган могҗизалар, җиңүләр, аның кяферләр белән көрәше турында яза. Хикәяләр үзләренең бай, образлы теле белән аерылып торалар, аларда татар халык лексикасы элементлары бар.

Җыентык татарлар арасында кулъязма рәвешендә тарала.

Әсәрләре

Могҗизнамә. К., 2002.