Биографиясе

1926 елның 15 марты, Чистай районы Яуширмә авылы – 2000 елның 9 сентябре, Казан.

Казан финанс-икътисад институтын тәмамлый (1957 ел).

1943 елдан Бөек Ватан сугышында катнаша, 2 нче Ерак Көнчыгыш фронтының 363 нче Уссурийск укчы дивизия гаскәрләре составында Япониягә каршы сугыша.

Кызыл Армиядән 1950 елда демобилизацияләнә.

1956–1958 елларда ВЛКСМның Молотов район комитетында эшли, 1958–1959, 1962–1969 елларда КПССның Совет район комитеты, Казан шәһәр комитеты, Татарстан өлкә комитетында инструктор.

1959–1962 елларда Казан финанс-икътисад институтында.

1969–1976 елларда СССР Дәүләт банкы Татарстан республика конторасының управляющий урынбасары, 1976–1993 елларда Татарстан Республикасының Милли банкы рәисе.

М.И.Галимов катнашында Татарстан Республикасында банк системасын үзгәртеп кору һәм коммерция банкларын оештыру башлана.

Банк операцияләрен автоматлаштыруга зур өлеш кертә.

Бүләкләре

2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр, ТАССР ЮС Президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Әдәбият

Банк на все времена. Берлин, 1997.