Биографиясе

1935 елның 1 апреле, Балык Бистәсе районы Балык Бистәсе авылы – 2008 елның 13 мае, Казан.

Казан педагогика институтын тәмамлый (1959).

1962–1963 елларда Татар опера һәм балет театрында әдәби бүлек мөдире, 1964–1998 елларда «Социалистик Татарстан», «Татарстан яшьләре», «Яңа аваз», «Заман-Татарстан», «Шәһри Казан» газеталарында әдәби хезмәткәр.

1958 елда Р.Әхмәтҗанов «Егерменче яз» исемле беренче шигырь җыентыгын бастыра.

Р.Әхмәтҗановның шигырьләренә форма һәм интонациянең оригинальлеге, лирик герой фикерләвенең киеренкелеге, хисләрнең нечкәлеге, романтик күтәренкелек хас. «Йолдызстан» (1964), «Еллар яна» (1968), «Сәгать суга» (1970), «Таң шәһәре» (1974), «Июнь иле» («Страна Июнь», рус теленә тәрҗемә, Мәскәү, 1979), «Хәтер елгасы» (1980), «Гомер тирәге» (1985), «Орчык җыры» (1988), «Тургай тәрәзәсе» (1995), «Татар иртәсе» (2004) һәм башка шигъри җыентыкларында Р.Әхмәтҗанов замандашларының бай эчке дөньясын тирән чагылдырган нечкә хисле лирик булып таныла.

Р.Әхмәтҗанов иҗатының үзенчәлеге әдипнең идея-әхлак позициясендә, дөньяга фәлсәфи карашында чагыла.

Р.Әхмәтҗанов татар поэзиясендә баллада жанрын үстерүгә шактый өлеш кертә («Таш елады», «Гармун турында баллада», «Яралы арыслан» һәм башкалар).

Р.Әхмәтҗановның кайбер шигырьләре, көйгә салынып, халык арасында популяр җырга әверелә.

Бүләкләре

Р.Әхмәтҗанов – Татарстан Республикасының ГабдуллаТукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (2001).

Әсәрләре

Идел-йорт: Шигырьләр, поэмалар. Казан, 1972.

Җәяүле күбәләк: сайланма әсәрләр. Казан, 1990.

Таш аргамак: поэмалар, балладалар. Казан, 2005.

Әдәбият

Кукушкин Р. Канатлы дөнья. Казан, 1984.

Юныс М. Альбатрос язмышы. Казан, 2002.