Биографиясе

1904 елның 20 марты, Уфа губернасы, Бәләбәй өязе Базгыя авылы – 1988 елның 2 марты, Уфа шәһәре.

Башкорт, татар, рус телләрендә иҗат итә.

1923 елдан БАССРның Чакмагыш, Шаран, Бакалы һәм Бәләбәй районнарында укыта.

1929–1930 елларда мәктәпләрдә һәм оешмаларда башкорт телен гамәлгә кертү буенча Бәләбәй кантон комиссиясенең җаваплы сәркәтибе.

1931–1936 елларда БАССРның Мәгариф халык комисариатында читтән торып укыту инспекторы, башкорт телен һәм әдәбиятын укыту инспектор-методисты.

1937–1939 елларда БАССР Язучылар берлеге идарәсе җаваплы сәркәтибе.

1958 елдан кабат Уфада.

Иҗаты

Шигырьләр, поэма, хикәя, повесть, әдәби-тәнкыйть мәкаләләре, башкорт теле һәм әдәбиятыннан урта мәктәпләр өчен дәреслекләр һәм методик кулланмалар авторы.

Беренче китаплары татар телендә басыла («Истәлекләр», М., 1930 ел; «Тимер», Казан-М., 1932 ел; «Пионерлар килде», 1932 ел).

Балаларга багышланган «Суртан әмере буйынса» (Өфө, 1937 ел), «Өрөргә нисек өйрәнде көсек» (Өфө, 1962 ел), «Зирәк Куян» (Өфө, 1969 ел) кебек җыентыклар, Социалистик Хезмәт Герое Батырова Банат турында язылган «Банат Батырова» (1966 ел) документаль повесте авторы.

Й.И.Гәрәй башкорт теленә А.С.Пушкин, Н.В.Гоголь, А.П.Чехов, С.Я.Маршак, Г.Тукай һәм башкаларның әсәрләрен тәрҗемә итә.

1940 елда репрессияләнә; 1957 елда аклана.

Әсәрләре

Шиғырҙар. Өфө, 1964;

Якташтарга хат: Шиғырҙар, поэмалар, балладалар. Өфө, 1984.

Әдәбият

Сафуанов С. Шағир тураһында һүз // Агиҙел. 1974. № 5;

Әхмәҙиев В. Тынгыһыз иҗад // Ағиҙел. 1979. № 3.