- РУС
- ТАТ
шагыйрь
1918 елның 7 гыйнвары, хәзерге Оренбург өлкәсенең Свердлов районы Хөсәен (Саиновка) авылы – 1955 ел.
Богырыслан педагогика техникумын тәмамлаганнан соң (1937 ел), Оренбург өлкәсенең Зианчура районында укытучы булып эшли.
Бөек Ватан сугышында катнаша.
Фронт газеталарында хәбәрче була.
Армиядән демобилизацияләнгәч (1946 ел), Үзбәкстан шәһәрләрендә балалар укыта.
Г.Л.Габидның сугыш елларында язылган шигырьләре «Алар сафта» (1961 ел), «Беренче карлыгачлар» (1968 ел) исемле күмәк җыентыкларга кертелгән.
Әпсәләмов Г. Г.Габид турында // Социалистик Татарстан. 1968. 18 февр.
Мәҗитов З. Һәр шагыйрьнең үз тавышы // Сугышчан поэзия. Казан, 1975
Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары: Библиографик белешмә. Казан, 1986.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.