Псевдоним, чын исеме билгеле түгел (Мескен Габди, Мелла Габди, Галим Габди).

1679 ел – XVIII йөзнең беренче чиреге.

Казанда яшәгән һәм иҗат иткән дип фаразлана.

Иҗаты

1927 елда шигырьләренең бер өлеше, авторның исеме күрсәтелмичә, «Безнең юл» журналында басыла.

Автор 1709 елда нәсер жанрында язылган, кулъязма рәвешендә сакланган «Габди шигырьләре» исемле җыентыгы 1975 елда табылганнан соң гына таныла.

Җыентыкта суфичылык рухында язылган 60 ка якын шигырь тупланган.

Габди шигырьләрендә рухи мәсьәләләрдән тыш бик күп тормыш проблемалары да күтәрелә, җәмгыятькә карата тәнкыйть сүзләре урын ала. Гади халыкка якынлыгын белдерә, аның хәленә керә, түземлек тели, хакимнәрне гадел булырга өнди. Татар халкының имин киләчәген иҗади хезмәттә, үзара ярдәмләшүдә күрә.

Габди кулъязмалары Татарстан Республикасының Фәннәр Академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институты мирасханәсендә һәм Казан университеты фәнни китапханәсенең сирәк очрый торган китаплар һәм кулъязмалар бүлегендә саклана.

Әсәрләр

Габди шигырьләреннән үрнәкләр // Казан утлары. 1978. № 10.

Әдәбият

Абилов Ш.Ш. XVIII йөз башы татар шагыйре Габди әсәрләре // Татар теле һәм әдәбияты. Казан, 1977. 6 кит.;

Абилов Ш.Ш. Поэзиябез тарихына яңа исем // Казан утлары. 1978. № 10;

Татар әдәбияты тарихы. Казан, 1984. 1 т.;

Татар поэзиясе антологиясе. Казан, 1992. 1 кит.

Автор – Ш.Ш.Абилов.