Биографиясе

1700 ел, Казан өязе Мәңгәр авылы, хәзерге Әтнә районы Олы Мәңгәр авылы – 1767 елдан соң.

Шагыйрь Ә.Каргалыйның бабасы.

1725 елдан Казан өязенең Ташкичү авылында яши һәм мөгаллимлек итә, 1742-1746 елларда имам-хатиб һәм мөдәррис.

1746 елда Каргалы бистәсенә (хәзерге Оренбург өлкәсенең Татар Каргалысы авылы) күчеп китә, андагы мәдрәсәнең попечителе һәм ахун була.

1755-1756 еллардагы татар-башкорт күтәрелеше җитәкчеләренең берсе Батырша белән якын элемтәдә тора, аның патшага юллаган хатында телгә алына.

Иҗаты

Габдессәлам бине Ураи – 40 ка якын шигырь авторы.

Аеруча киң танылган әсәре – 1757 елгы рус-прусс сугышында һәлак булган татар сугышчысы турындагы «Меллагол бәете».

Габдессәлам бине Ураиның әдәби мирасында мәхәббәт лирикасы зур урын алып тора; тарихи-иҗтимагый мәсьәләләр чагылыш таба. Әсәрләрендә хөкүмәткә каршы күтәрелешләрдә катнашучыларга теләктәшлек белдерелә.

Габдессәлам бине Ураиның шигърияте халык авыз иҗаты белән тыгыз бәйләнгән. Аның әсәрләренең күчермәләре киң таралыш алган.

Габдессәлам бине Ураиның кайбер шигырьләре «Татар поэзиясе антологиясе»нә кертелгән (т. 1-2, 1992).

Әдәбият

Әхмәтҗанов М.И. Татар кулъязма китабы. Казан, 2000;

Ахметзянов М.И. Габдуссалям // Средневековая татарская литература (VIII-XVIII вв.). Казань, 1999.

Автор – М.И.Әхмәтҗанов.