Биографиясе

1879 ел, Самара губернасы, Богырыслан өязе Котлымбәт авылы – 1917 елның 22 декабре (1918 елның 4 гыйнвары), хәзерге Кыргызстан Республикасы, Җидесу өлкәсе Тукмак шәһәре.

1902 елдан «Икъбалия» мәдрәсәсендә укыта (хәзерге Кыргызстан Республикасы Карагол шәһәре).

1910 елда Төркия, Мисыр, Согуд Гарәбстанына сәяхәт кыла.

1914 елда Россия армиясенә алына, Беренче бөтендөнья сугышында катнаша. Яралана, авыру сәбәпле демобилизацияләнә.

Иҗаты

Шигырь, хикәя, публицистик мәкаләләре «Шура» журналында, «Кояш» газетасында һәм башкада басыла.

Пржевальск шәһәрендәге Татар-кыргыз җәмгыяте әгъзасы булып тора.

Җәмгыять хисабына үзенең социаль һәм антиколониаль яңгырашлы «Фөръядлар» («Аһ-зарлар», Казан, 1908 ел) исемле лирик шигырьләр җыентыгын чыгара. Китап, чыгу белән үк, хакимият органнары тарафыннан җыеп алына, авторы төрмәгә ябыла.

1909 елда балалар өчен язылган «Нәтиҗәи әхлак. Хикмәтле сүзләр вә хикәяләр» китабын бастыра. Китапта авторның үз шигырьләре һәм үгет-нәсыйхәт рәвешендәге мәкальләр урнаштырылган.

Әсәрләре

 «Әүлия ата»дагы иске әсәрләр турында // Шура. 1915. № 8.

Милләтнең юлбашчылары // Шура. 1915. № 20.

Мөхәммәт әфәнде // Шура. 1916. № 14/15.

Әдәбият

Сабир әфәнде Габделмәновның вафаты // Олугъ Төркестан. 1918. 24 гыйнв.; Әхмәтҗанов М. Татар әдәбияты тарихына яңа исемнәр // Мәгърифәт һәм азатлык өчен көрәш. Казан, 1987;

Мурадымов Н. Ценная находка из Казани // Вечерняя Казань. 1990. 26 марта.

Автор – М.И.Әхмәтҗанов.