Биографиясе

1903 елның 11 марты, Уфа шәһәре – 1958 елның 11 августы, Мәскәү, Казанда җирләнә.

Уфада мәдрәсәдә (1911–1915), рус-татар мәктәбендә (1915–1917), татар гимназиясендә (1917–1921) укый.

1922–1928 елларда Урта Азиядә, Донбасста укыта.

1929–1931 елларда Мәскәү, Казан, Арча мәдәни-агарту учреждениеләрендә эшли.

1931 елдан Мәскәүдә.

Иҗаты

Беренче шигырьләрен 1916 елда М.Гафури поэзиясе тәэсирендә яза. Фәйзи тормыш-көнкүрештәге социаль үзгәрешләрнең, яңалыкларның эчке мәгънәсен, фәлсәфи юнәлешен нечкә сиземли. Бу аңа үз заманының рухын, аның төп иҗтимагый һәм әхлакый проблемаларын дөрес тотып алырга һәм аларны үз әсәрләрендә заманга хас яңгырашлы итеп яктыртырга мөмкинлек бирә. «Чор турында җыр» (1932), «Флейталар» (1934), «Эзләр» (1939), «Дулкыннар ни сөйлиләр?» (1945); «Дала һәм кеше» (1936), «Кара таш ник дәшми?» (1940), «Туу сулышы» (1943) кебек поэма һәм балладаларында әлеге поэтик сыйфатлар бик ачык төсмерләнә.

Фәйзи поэзиясенә халыкчанлык, лирик яңгыраш, фольклор-җыр композициясе хас. Ул татар интеллектуаль шигырь язылышы традицияләрен үстерә һәм тулыландыра. Революция һәм интеллигенция темасы, аның фәлсәфи эзләнүләре гәүдәләнгән «Флейталар» поэмасы Фәйзи иҗатының үзенчәлекле казанышларыннан берсе булып исәпләнә. Әлеге тема «Еллар бусагасында» (1927) поэмасында дәвам иттерелә.

Фәйзи — күпсанлы драма әсәрләре авторы. Беренче бер пәрдәле пьесаларын агитацион характерда яза. 1930 еллар драматургиясендә тематик һәм жанр ягыннан төрлелек күзәтелә: «Матурлык дөньясында» (1920 елда куела), «Төтен» (1930), «Беренче елмаю» (1940), «Акчарлаклар» (1944 елда куела) комедияләре, «Тукай» (1939 елда куела), «Пугачёв Казанда» (1948 елда куела) тарихи-биографик драмалары һ.б.

Сугыштан соңгы елларда Фәйзи әхлакый мәсьәләләргә багышланган «Күршеләр» комедиясен (1951), «Рәүфә» драмасын (1958 елда куела) яза.

Гомеренең соңгы елларын «Тукай» романы (1952; ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге, 1958) өчен материал туплауга багышлый.

«Качкын» (1939, Н.Җиһанов музыкасы), «Зөлхәбирә» (1943, М.Мозаффаров музыкасы), «Шагыйрь» (1947, Н.Җиһанов музыкасы), «Җәлил» (1957, Н.Җиһанов музыкасы) операларына, «Шүрәле» (1945, Ф.Яруллин музыкасы), «Кисекбаш» (1958, Р.Гобәйдуллин музыкасы) балетларына либретто, җыр текстлары авторы.

Әдип А.С.Пушкин, Н.В.Гоголь, Т.Г.Шевченко, В.В.Маяковский, А.Л.Барто әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итә.

Әдәбият белеме, әдәби тәнкыйть, публицистика («Әдипнең эрудициясе» җыентыгы, 1973) өлкәләрендә бай мирас калдырган язучыларның берсе.

Фәйзи балалар өчен дә яза («Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте», 1948 һ.б.).

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Медальләр белән бүләкләнә.

Әсәрләре

Әсәрләр: 5 томда. К., 1983–87; 

Сайланма әсәрләр — Избранные произведения. К., 2003.

Әдәбият

Хөсни Ф. Әхмәт Фәйзи — драматург // Ни әйтергә? Ничек әйтергә? К., 1974; 

Юзиев Н. Тормышка мәхәббәт // Шигърият дөньясы. К., 1981; 

Шәйхелисламов З. Аңлыем дип шагыйрь җанын... К., 2001; 

Әдипләребез: Биобиблиогр. белешмәлек. К., 2009. Т. 2.