Чын исем-фамилиясе Тахтамышев Нәҗип Сибгатулла улы.

Биографиясе

1883 елның 19 (31) мае, Казан губернасы, Чистай өязе Яңа Дума авылы – 1933 елның 3 мае, Үзбәкстан ССРның Сәмәрканд өлкәсе Булунгур поселогы.

1894–1902 елларда Казанда яши, «Касыймия» мәдрәсәсендә укый, рус телен өйрәнә. Әстерханда һәм Гурьевта балык промыселларында эшли, соңрак казакълар арасында мөгаллимлек эшен башкара.

1904 елда армиягә алына һәм рус-япон сугышына җибәрелә, анда яраланып контузияләнә.

1905–1907 дәге революция чорында төрле юнәлештәге газеталарда һәм журналларда («Азат», «Фикер», «Әлгасрелҗәдид», «Казан мөхбире», «Йолдыз», «Өлфәт») актив языша. Казанда яшәгәндә үзлегеннән белемен арттыра, фәнни һәм фәлсәфи әдәбият белән кызыксына, Фалес, Анаксимандр, Ксенофан, софистлар, Протагор, Пифагор, Сократ, Платон, Аристотель, Фараби, Әбүгалисина, Ибне Рөшд, Ибне Халдун, Лютер, Бэкон, Декарт, Дарвин, Руссо, Кант, Шопенгауэр, Вольтер, Ипполит Тэн, А.Бергсон, Ницше кебек философлар, татар мәгърифәтчесе Ш.Күлтәси хезмәтләрен өйрәнә.

1904–1905 елларда Чистайда, 1906–1907 елларда Уралдагы шахтёрлар яшәгән шәһәрләрдә, 1908–1911 елларда «Буби» мәдрәсәсендә мөгаллимлек итә. Мәдрәсә ябылганнан соң (кара «Бубилар» эше), башка мөгаллимнәр белән бергә ун айга төрмәгә утыртыла. Азат ителгәч, Рязань губернасындагы Вәрәки авылында балалар укыта.

Күпсанлы укыту-педагогик һәм методик характердагы мәкаләләр, башлангыч мәктәпләр өчен дәреслекләр яза, хрестоматияләр төзи.

1916 елда фронтка алына. 1917–1921 елларда Чистай шәһәре мәктәпләрендә, укытучылар әзерләү курсларында, өяз мәгариф бүлегендә эшли. 1921–1925 елларда Яңа Дума авылында яши, мулла, ахун-мөхтәсиб вазифаларын башкара, ликбез курслары оештыра. 1925 елда руханилык вазифасыннан баш тарта һәм 1927 елга кадәр Дагстан педагогия техникумында укыта. 1927–1933 елларда Үзбәкстанда яши, Сәмәрканд педагогия институтында һәм төрле мәдәни-агарту оешмаларында эшли.

Иҗаты

Иҗатының башлангыч чорында Думави мәгърифәтчелек реализмы ысулы белән феодализм калдыкларын, иске карашлы муллалар һәм ишаннарны тәнкыйтьли, милли-колониаль изү күренешләрен сурәтли, шул чор җәмгыятендәге кимчелекләрне, социаль тигезсезлекне фаш итә («Рак, Аккош, Балык», «Вәхшәт – мәдәният», «Көтүчеләр», «Татар», 1906 ел). Мәгърифәтчелек идеалларыннан күңеле кайтып, Думави тормышны иҗтимагый-социаль күзлектән тасвирлауга, тәнкыйди реализм рухында гәүдәләндерүгә күчә. Ул әсәрләрендә ач, җәберләнгән, изелгән халык массалары мәнфәгатьләрен чагылдыра башлый («Байлар (алпавыт) җире», «Революция заманы» 1906 ел; «Җир күмере казучылар», 1907 ел).

Думавиның реалистик иҗаты экспрессионистик алымнар белән тыгыз үрелеп бара. Бу үзенчәлек аның күп кенә әсәрләрендә чагылыш таба. Думави үз заманын һәлакәт – ахырзаман белән чагыштыра, күңелсез кара төсләргә буялган контрастлар, кискен эмоциональ бәяләүләр ярдәмендә социаль каршылыкларны күрсәтә. Халык тормышының фаҗигалелеге шигърилектән ерак булган тупас ассоциацияләр һәм натуралистик гиперболалар ярдәмендә ассызыклана. Рәхимсезлек, залимлеккә каршы ризасызлык белдерү йөзеннән Думави буяуларны куерта, күренешләрне куркыныч, дәһшәтле итеп сурәтли, геройларны гадәттән тыш авыр шартларга куя. Мондый реалистик фикерләүгә корылган экспрессив сурәтлелек кеше белән мохит арасындагы социаль мөнәсәбәтләрне гәүдәләндергән шигырьләрендә аеруча күзгә ташлана («Эч поша, күңел болгана», 1906 ел; «Җәй дә бетте, көз дә җитте», 1906 ел).

1907–1912 елларда язылган күпсанлы шигырьләрендә Думави 1907 ел, 3 июнь түнтәрелешеннән соң патша самодержавиесе һәм карагруһ монархиячел партияләр тарафыннан революционерларның рәхимсез эзәрлекләнүен фаш итә («Себер», 1907 ел; «Тавыш», 1908 ел); патша төрмәләрендәге тоткыннарның физик һәм рухи газапларын тасвирлый; халык бәхете өчен көрәшеп йөргән Себергә сөрелүчеләргә теләктәшлек белдерә («Мәхбүс», «Мәңгелек мәхбүс», «Яз үтеп, җәйнең башы ...», «Себер төрмәсендә тәрәзә рәшәткәсенә кунган кошны күреп ...», 1908 ел; «Мәхбүс», 1911 ел; «Мәхбүс дустыма», 1912 ел). Төрмә циклына караган аерым шигырьләре илдәге реакция, хәрби-сәяси һәм полиция террорына каршы көрәшкә өндәгән җыр булып танылалар.

Рус-япон һәм Беренче бөтендөнья сугышы вакыйгалары «Сугыш» (1908 ел), «Сугыш тәэссораты» (1916 ел), «Ватан каһарманы, яки Агач аяк» (1916 ел), «Головка» (1917 ел) әсәрләренең нигезендә ята. Аларда Думави басып алу сугышларының кешелеккә каршы юнәлтелгәнлеген күрсәтә, кан коюга каршы чыга, тылдагы крәстияннәрнең бөлгенлеккә төшүе турында ачынып сөйли.

Аның революция елларында азатлыкны татыган геройлары реакциягә бәддога укыйлар, бөтен нәрсә сатып алуга корылган капитал дөньясын гаеплиләр, кеше табигатенең кимчелекләреннән зарланалар («Төн», 1908 ел; «Дөнья», 1908 ел; «Үзенә бер төрле катле нәфес», 1912 ел; «Бу да бер киңәш», 1912 ел); толстойчылык тарафдарлары кебек, шәхесне әхлакый яктан камилләшүгә, яңаруга чакыралар («Дөнья кайчан ислах улыныр», 1912 ел), кайвакыт, идеал эзләп, дингә дә мөрәҗәгать итәләр.

Думавиның рухани лирикасы «Коръән» (1912 ел), «Мәэюскә» (1912 ел), «Сәҗдә» (1912 ел), «Коръәннең зары» (1914 ел), «Бер генә секунд хатирәсе» (1914 ел), «Гаед көне» (1914 ел) шигырьләрендә иң югары ноктасына ирешә. Кайбер шигырьләрендә «җир корты» булган кешене түбәнсетү дә сизелә («Җир кортлары», 1912 ел), икенчеләрендә мескен, кол кешеләргә, Ницше фәлсәфәсендәгечә, көчле шәхес культы каршы куела; өченче бер очракта, Шәрекъ пантеистик поэзиясендәгечә, кеше илаһилаштырыла, күккә чөелә («Син - кеше!», 1916 ел).

1910 елларда Думавиның кешенең эчке дөньясын тасвирлаган, мәхәббәткә мәдхия җырлаган, аның җәмгыятьтән читләшүен күрсәткән, үткән тарихны идеаллаштырып сурәтләгән романтик шигырь, поэма, хикәя, повестьлары дөнья күрә («Алла тигезли», 1912 ел; «Болгар кызы Тойгы туташ», 1915 ел; «Шәрекъ даһие», 1915 ел; «Гыйшык трагедиясе», 1916 ел). Бу чорда эгоистик һәм матди исәп-хисапка корылган буржуаз җәмгыятьнең рухи кыйммәтләрен француз мәгърифәтчесе Ж.-Ж.Руссо рухында тәнкыйтьләү дә көчәя («Серле тамчылар», 1912 ел). «Юкка үлде» (1912 ел) хикәясенең нигезендә Шопенгауэрның «универсаль күңел төшенкелеге»н һәм Ницшеның көчле рухлы кеше культын кабул итмәү ята.

Әдәби тәнкыйть мәкаләләрендә Думави еш кына Н.В.Гоголь, А.С.Пушкин, М.Ю.Лермонтов, Л.Н.Толстой, Ф.М.Достоевский, А.П.Чехов, М.Горький, Л.Н.Андреев исемнәрен телгә ала, алар иҗаты турында үз фикерен әйтә; татар теленә И.А.Крылов мәсәлләрен, Ж.-Ж.Руссо тарафдары Бердарден де Сен Пьерның «Һинд алачыгы» («Хакыйкать артыннан», 1914 ел), Вольтерның «Микромегас» («Хакыйкать эзләү», 1914 ел) повестьларын, Метерлинкның «Чакырылмаган кунак» (1914 ел) драмасын, М.Горькийның «Кеше» (1923 ел) эссе-нәсерен тәрҗемә итә.

Думави – татар романтик эстетикасына һәм әдәбият белеменә нигез салучыларның берсе. «Бер мөляхәзә» (1916 ел), «Шәрекътән Гаребкә мөнәсәбәте белән» (1916 ел) исемле мәкаләләрендә сәнгать һәм әдәбият фәлсәфәсен Думави француз язучысы, философы Ипполит Тэн (1828–1893 еллар) нигезләгән мәдәният-тарих мәктәбе карашларына таянып, кан уртаклыгы (тумыштан килгән милли үзенчәлекләр), мохит (климат, социаль-сәяси шартлар), тарихи мизгел (традицияләр йогынтысы) кебек факторлар белән бәйләп аңлата.

«Соңгы манара» (1928 ел) шигырендә Думави авыл кешеләренең, большевиклар режимыннан куркып, дөрләп янган мәчеткә битараф карап торуларын күрсәтә. «Хәзерге татар руханилары һәм аларның эшләре» (1929 ел) китабында татар руханилары язмышын объектив рәвештә аңлатуга омтылыш ясаса да, совет чоры идеологиясе басымыннан котыла алмый.

Әсәрләре

Тормыш сәхифәләре. Казан, 1985.

Әдәбият

Мәһдиев М. «Таң атар, башланыр ак тормыш ...» (Н.Думавиның тууына 100 ел) // Социалистик Татарстан. 1983. 19 май;

Ганиева Р. Нәҗип Думавиның иҗат сәхифәләре. Казан, 2003;

Ганиева Р. Думави Наджиб // Ислам на Европейском Востоке: Энцикл. словарь. Казань, 2004.

Автор – Р.К.Ганиева