Биографиясе

1919 елның 23 марты, Самара губернасы Камышлы авылы – 1968 елның 23 июне, Казан.

1936 елдан «Советская Сибирь» газетасында (Новосибирск шәһәре) әдәби хезмәткәр.

1938 елда «Ферганская правда» (Үзбәкстан ССР) газетасында.

1939–1940 елларда Мордва АССРның Ләмберә районы урта мәктәбендә рус теле һәм тарих фәннәрен укыта.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Армиядән демобилизацияләнеп (1946 ел), Камышлыга кайта, «Югары уңыш өчен» исемле район газетасында мөхәррир булып эшли.

1952 елдан Казанда.

1953–1955 елларда ТАССР Язучылар берлегендә җаваплы сәркәтип

Иҗаты

1950 елда «Беренче бөртек» дигән тәүге поэмалар, шигырьләр җыентыгы басылып чыга.

Ә.М.Давыдов – «Ташу» (1956 ел), «Тормыш лирикасы» (1959 ел), «Кеше бәхете» (1964 ел), «Себер тракты» (1967 ел), «Дәверләр диалогы» (1969 ел; русча тәрҗемәдә «По законам марша», М., 1974 ел) дип исемләнгән шигырьләр һәм поэмалар җыентыклары авторы.

Ә.М.Давыдовның күп шигырьләре революцион романтика, гражданлык пафосы белән сугарылган; ул Бөек Ватан сугышы елларында совет кешеләренең батырлыгы, дуслыгы турында яза.

Поэмалары фәлсәфи яктан мәгънәви тирәнлекләре, образлылыклары белән аерылып тора. «Чорлар чатында» (1961 ел) поэмасы һәм «Йокысыз төннән соң» (1972 ел) роман-симфониясендә автор үз чорын, заман рухын чагылдырырга омтыла.

Лирикасына күтәренке рух, метафораларның күплеге, төгәл ритмика, тәэсирлелек хас.

Ә.М.Давыдов балалар өчен дә иҗат итә.

М.Җәлилнең сугышчан юлы һәм батырлыгы турындагы «Муса абый» (1964 ел; русча тәрҗемәдә «Мы не забудем тебя», 1966 ел) повесте аеруча киң таныла.

Күп кенә шигырьләре һәм поэмалары рус теленә тәрҗемәдә дөнья күрә.

Әсәрләре

Кояшлы көн хакына. Казан, 1979;

Түгәрәк бәхет. Казан, 1984.

Әдәбият

Юзиев Н. Нурлы поэзия // Шигърият дөньясы. Казан, 1981.

Автор – Р.Ә.Мостафин