Биографиясе

1904 елның 25 декабре (1905 елның 7 гыйнвары), Оренбург губернасының Оренбург өязе Исәнгилде авылы – 1973 елның 21 мае, Уфа шәһәре.

«Хөсәения» мәдрәсәсендә (1917–1919), Башкортстан педагогия институтында (1932–1934) укый.

Башкортстан АССРның педагогия училищеләрендә һәм мәктәпләрендә укыта (1924–1939; 1941–1943).

БАССР Министрлар Советы каршындагы Сәнгать эшләре идарәсендә инспектор (1943–1949), «Әҙәби Башҡортостан» журналында җаваплы сәркәтип (1949–1951) булып эшли.

Иҗаты

Әсәрләре 1925 елдан басыла башлый. «Беґґең көлү» дип аталган беренче шигырьләр җыентыгы 1927 елда дөнья күрә.

«Ҡуш төймә» (1928), «Шартына килһен» (1933) хикәяләрендә, «Мәхмүтов» (1940), «Мәзин йортонда» (1939) повестьларында С.Агиш иҗтимагый-сәяси стройның кискен алмашыну шартларына яраклашу кыенлыкларын сатирик күренешләрдә тасвирлый.

Бөек Ватан сугышы елларында С.Агишның совет кешеләренең тылдагы һәм фронттагы батырлыклары турында «Атлы Илмырҙа» (1942), «Фронтҡа» (1943), «Әхмәҙулла» (1944) дип исемләнгән хикәяләре һәм очерклары басыла.

«Егеттәр» (1939) повесте һәм «Нигеҙ» (1951) романы 1920–1930 елларда башкорт халкы тормышындагы зур үзгәрешләргә һәм милли интеллигенциянең формалашуына багышлана.

«Тәүге дәрестәр» (1961), «Якташтар» (1962) повестьларында М.Җәлилнең балачак еллары, татар һәм башкорт мәдәниятләренең күренекле вәкилләре М.Гафури, С.Рәмиев, Дәрдемәнд, А.Таһиров, Ш.Ходайбирдин, А.Карнай һ.б. турында бәян ителә.

Бүләкләре

Башкортстан АССРның Салават Юлаев исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (1975). Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почет билгесе» орденнары белән бүләкләнә.

Әсәрләре

Һайланма әҫәрҙәр: 4 томда. Өфө, 1979–1980.

Әдәбият

Әбсәләмова Г. Сәғит Агиш ижады. Өфө, 1964.

Башҡорт әҙәбияте тарихы. Өфө, 1993. 4 т.

Автор – Р.К.Әмиров