а) Җитештерелә торган продукция сатудан кергән акчасы аны җитештерүгә киткән чыгымнардан аз булган зыянлы предприятиеләргә, б) түбәндәге бюджетларга аларның дефицитын каплау өчен, в) гражданнарга өстәмә түләү рәвешендә бирелә.

Зыянлы предприятиеләргә дотация бирү аларның банкротлыгын булдырмаска, шулай ук аерым товар һәм хезмәтләргә ваклап сату бәяләрен күтәрмәскә мөмкинлек бирә. СССР да чагыштырмача түбән ваклап сату бәяләре балалар ассортименты товарларына, азык-төлеккә, халыкка хезмәт күрсәтүгә, медикаментларга, санитария товарларына билгеләнгән. Товарның бәясе һәм тулы бәясе арасындагы аерма дәүләт дотациясе бирү юлы белән каплана. Дәүләт бюджетыннан җирләрне мелиорацияләү, авыл хуҗалыгын химияләштерү, шулай ук тармакларда иң беренче кирәкле товарларны җитештерүче прозводстволарны яңарту буенча буенча зур чаралар финанслана.

Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы предприятиеләренә минераль ашламалар, югары репродукция орлыклары, нәселле терлекләр алу өчен, республика икътисадында әһәмиятле булган сәнәгать предприятиеләренә ярдәм итү өчен, аз күләмдә пенсия алучы гражданнарга, күп балалы гаиләләргә, ялгыз аналарга дәүләт бюджетыннан акча бүлеп бирелә.

Дотация дәүләт бюджеты дефицитлыгы үсеше сәбәпләренең берсе булып тора.

 Автор – С.М.Сюркова