- РУС
- ТАТ
Драматург, прозаик, Башкортстан АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1978)
1920 елның 20 сентябре, Башкортстан Республикасының хәзерге Шаран районы Зирекле авылы – 2005 елның 9 июле, Уфа шәһәре.
М.Горький исемендәге Әдәбият институтын тәмамлый (Мәскәү, 1957).
Бөек Ватан сугышында катнаша.
1945–1952 елларда «Совет Башкортстаны» газетасының үз хәбәрчесе.
1938 елда «Көймәдә», «Вагонда» дигән беренче хикәяләре, «Ал яулыє» исемле пьесасы басылып чыга.
И.Ә.Абдуллин башкорт телендә яза.
Әдәбиятта тәүге адымнарыннан ук зур проблемалар күтәрергә омтыла. «Гөлмәрфуѓа» (1953), «Розалар» (1957), «Йөрәк менән шаярмайґар» (1961) драмаларында катлаулы тормыш вакыйгалары чагылдырыла.
«Бажалар» (1952), «Ялєынһыз яна йөрәк» (1960), «Тиле йәшлек» (1970) комедияләрендә эшчеләр даирәсендә әхлак сафлыгы мәсьәләләре күтәрелә.
И.Ә.Абдуллинның «Йыр булып єайтырмын» (1970), «Карпатта таң ата» (1985) һ.б. драмалары реаль фактларга нигезләнә. Аның пьесалары Татар академия театрында да куела.
И.Ә.Абдуллин – шулай ук совет һәм итальян партизаннарының фашизмга каршы көрәшен сурәтләгән «Хуш, Рим!» (1969), партизаннарның Киевтәге яшерен эшчәнлеге турындагы «Єош юлыннан барам» (1983) романнары, Бөек Ватан сугышы вакыйгалары тасвирланган «Чардаєєа ташланган хаттар» (1965), «Меңәр йыл йәшәй кедр» (1973) повестьлары авторы.
Башкортстан Республикасының Салават Юлаев исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (1996). 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Хезмәт Кызыл Байрагы, Кызыл Йолдыз орденнары белән бүләкләнә.
Йолдызлар атыла: повестьлар һәм хикәяләр. Казан, 1964.
Әїәрґәр: 2 томда. Өфө, 1986.
Әїәрґәр: 3 томда. Өфө, 1998–1999.
Рамазанов Ѓ. Замандаш, єаләмдәш, яуґаш // Агиґел. 1971. № 12.
Нурѓалин З. Теманы тормош бирә // Агиґел. 1984. № 6.
Автор – С.Г.Сафуанов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.