Биографиясе

1962 елның 2 апрелендә Башкортстан Республикасының Бакалы районы Саскүл авылында туа.

1984 елда Казан университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый.

1983–1993 елларда – "Ялкын" республика балалар журналында, 1993–2002 елларда "Идел" журналында мөхәррир.

1978 елда "Яшь ленинчы" газетасында, "Идел", "Ялкын", "Казан утлары" журналларында шигырьләрен бастыра башлый.

1984 елда – "Балачак күге" шигырьләр җыентыгы, 1988 елда – "Кар өстендә алмалар" җыентыгы, 2013 елда "Мәңгелектән исә җил" җыентыгы басылып чыга.

СССР Язучылар берлеге әгъзасы (1985).

Бүләкләре

Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (2024, "Узганны кабатлау" китабы өчен).

Әдәбият

Леронов Л. Балачакның аяз күге // Яшь ленинчы. 1984. 22 сент.

Моратов Г. Яңгыр атының көмеш ялы // Ялкын. 1984. № 12. 27 б.

Вәлиев М. Егермедәгеләр // Казан утлары. 1985. № 1. 164–175 б.