Биографиясе

1913 елның 13 августы, хәзерге Воронеж өлкәсенең Лиски районы Залужный авылы – 1985 елның 24 гыйнвары, Казан.

1937–1946 елларда Мәскәү хәрби округының «Красный воин» газетасында, «На разгром врага», «Суворовец», «На страже Родины» фронт газеталарында эшли.

1949 елдан Казанда яши.

Иҗаты

Хәрби-патриотик тема язучы иҗатында сугыштан соң да күп еллар дәвам итә: «Рядовой Антипов» (1950 ел) повесте, «Сугыш турында хикәяләр» («Рассказы о войне», 1958 ел), «Плацдарм» (1960 ел), «Солдат турында сүз» («Слово о солдате», 1962 ел), «Батырлык» («Подвиг», 1963 ел), «Хәрби повестьлар» («Военные повести», 1972 ел) хикәя һәм повестьлар җыентыклары, «Сугыш булды» («Была война», 1961 ел) новеллалар җыентыгы.

«Комбайнчылар» («Комбайнёры», 1954 ел) повесте, «Курган» (1955 ел) романы, «Авыл өстендә йолдызлар» («Звёзды над селом», 1966 ел), «Авыл повестьлары» («Сельские повести», 1980 ел) җыентыкларына кергән әсәрләре авыл тормышыннан алып язылган.

Бүләкләре

Ике Кызыл Йолдыз, «Почёт билгесе» орденнары белән бүләкләнә.

Әдәбият

Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары: Библиографик белешмә. Казан, 1986;

Шкерин М. Военные повести Тихона Журавлёва // Красная звезда. 1958. 15 июля;

Гиниятуллина А. Писатели Советского Татарстана: Библиографический справочник. Казань, 1970.