Биографиясе

1911 елның 14 сентябре, Казан – 1944 елның 14 июле.

Казан финанс-икътисад институтын тәмамлый (1934 ел).

1941 елга кадәр Татарстан китап нәшриятында, ТАССРның Язучылар берлегендә эшли.

Бөек Ватан сугышында Витебск шәһәре тирәсендә барган сугышта һәлак була.

Иҗаты

Партриотизм һәм интернационализм белән сугарылган беренче шигырьләре вакытлы матбугат битләрендә 1930 елларда күренә башлый.

Бөек Ватан сугышы елларында фронт газеталарында, «Совет әдәбияты» журналы битләрендә басыла.

Аның шигырьләре «Татар поэзиясе антологиясе»нә (1956 ел), «Җыр һаман яңгырый» (1956 ел), «Алар сафта» (1961 ел), «Утлы еллар поэзиясе» (1972 ел) исемле коллектив җыентыкларга кергән.

Әдәбият

Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары: Библиографик белешмә. Казан, 1986.