- РУС
- ТАТ
тәрҗемәче, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1981)
1911 елның 16 гыйнвары, Тәтеш өязе Олы Бисәр авылы – 1995 елның 9 гыйнвары, Казан.
1935 елдан Казанда, ТАССР ХКС каршындагы Татарстан республика радиофикация һәм радиотапшырулар комитетында чуаш телендәге тапшырулар мөхәррире.
1938–1971 елларда (бүленеп) «Ленин ялаве» журналы редакциясендә.
Г.Бәшировның «Намус» романын, Г.Гобәйнең «Маякчы кызы», Ш.Рәкыйповның «Чәчәкләр сөйли белә», Г.Бакировның «Укытучым» повестьларын, А.Шамов, Г.Әпсәләмов, Г.Минский, Ф.Хөсни, Хәсән Сарьян, М.Хәбибуллин һ.б. хикәяләрен чуаш теленә тәрҗемә итә.
Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. Биобиблиогр. белешмәлек. К., 1986.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.