Биографиясе

1932 елның 8 мартында Пенза өлкәсе, хәзерге Неверкино районы Карновар авылында туган.

Казан педагогия институтын тәмамлый (1958).

1958–1964 елларда Яшел Үзән районындагы Олы Җәке авылы мәктәбе директоры.

1964–1970 елларда Карагуҗа авылы мәктәбендә укытучы һәм соңыннан укыту бүлеге мөдире булып эшли.

1974–1985 елларда «Татарстан» дәүләт телерадиотапшырулар комитетының әдәби-драматик тапшырулар редакциясендә өлкән мөхәррир.

1991–1998 елларда «Аҗаган» журналын оештыручы һәм аның баш мөхәррире, бер үк вакытта «Аҗаган» нәшрияты директоры (1992 елдан).

Иҗаты

Әсәрләре 1960 еллар урталарыннан басыла башлый.

Вергазов, нигездә, яшүсмерләр, аларның әти-әниләре һәм укытучылары арасындагы мөнәсәбәтләр турында яза: «Дулкыннар ни сөйли» (1978), «Уяну» (1984), «Без – сезнең балалар» (1996), «Йөрәк җыр сорый» (1998) повестьлары шундыйлардан. «Ташу» (1979) повестенда күмәкләштерү елларының катлаулы вакыйгалары сурәтләнә. «Кайту» (1992) романы асылыбызга кайту, милли традицияләрне яңарту мәсьәләләренә багышланган.

1993 елда «Кода, май кап!» дигән сатирик повестьлар һәм хикәяләр җыентыгы, «Язгы сөйләшү» дип аталган шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. Аларга лиризм һәм тел байлыгын нечкә тою хас.

Әсәрләре

Йөрәк җыр сорый: Сайланма әсәрләр. Казан, 1998. Т. 1.

Әдәбият

Сверигин Р. Ташу // Социалистик Татарстан. 1981. 8 февраль.

Фәйзи З. Олы иҗат юлында // Шәһри Казан. 1994. 25 ноябрь.

Салихҗан И. Тугрылык үрнәге // Шәһри Казан. 1998. 6 ноябрь.

Автор – Г.М.Габделхакова