- РУС
- ТАТ
әдәбият белгече, фольклорчы
1878 елның 21 гыйнвары, Казан губернасы, Чистай өязе Биләркүл авылы – 1944 елның 13 апреле, Казан.
Казан укытучылар семинариясен тәмамлый.
1908 елда, Казандагы Өченче ир балалар гимназиясе каршында өлгергәнлек аттестатына экстерн рәвешендә имтихан тапшырып, Татар укытучылар мәктәбендә әдәбият дәресләре укыта.
Казан университетын тәмамлагач, шунда ук эшли, рус әдәбияты тарихы, фольклор буенча лекцияләр укый, 1922 елдан китапханә хезмәткәре.
Рус телендә чыккан беренче «Татар халык авыз иҗаты ядкәрләре: Әкиятләр һәм риваятьләр» («Памятники татарской народной словесности: Сказки и легенды», 1924) җыентыгын төзүче буларак билгеле.
Замалетдинов Л. Колумб татарского фольклора // Наука. 1989. 11 апреля.
Автор – Л.Ш.Җамалетдинов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.