Биографиясе

1949 елның 3 гыйнвары, БАССРның Яңавыл районы Исәнбай авылы — 2017 елның 5 мае, шунда ук.

Бала вакытыннан инвалид.

Иҗаты

1970 елдан вакытлы матбугатта басыла. Шигырьләре коллектив «Кызлар җыры» (1977), «Бер тауда ун чишмә» (1992), «Яңавыл бизәкләре» (1994), «Сәйләннәр» (Уфа, 1998) җыентыкларына кертелгән. «Ике аккош» (Уфа, 1995; автордашы Р.Мөхәммәтдин), «Ачам күңел сандыгымны» (Уфа, 2006), «Мәхәббәт өермәсе» (Уфа, 2007; автордашы Р.Мөхәммәтдин), «Җанымда — тормыш шавы» (Уфа, 2008) җыентыклары авторы.

Шәфикова поэзиясе сафлыгы һәм дөньяны хисләр аша кабул итүе белән аерыла. Ул туган җир табигатен, замандашының бай эчке дөньясын мактап җырлый. Шәфикованың күп кенә шигырьләренә композиторлар көйләр яза: «Берсе — кояш, берсе — ай» җыентыгы (Уфа, 2006). Шулай ук кыска хикәяләр һәм новеллалар иҗат итә: «Күз яшьләрең — көмеш тамчы» (Уфа, 2001), «Җан авазы» (Уфа, 2007), «Күңелем бизәкләре» (Уфа, 2007) җыентыклары.

Әдәбият   

Шәңгәрәев И. Кешеләрнең елар чакта көлгәннәрен янып сөям... // Кызыл таң. 1994. 22 март.