Биографиясе

1916 елның 16 сентябре, Истанбул шәһәре, Төркия – 1996 елның 9 мае, Казан шәһәре.

1929 елдан Казанда яши. 1931 елда М.Вахитов исемендәге Казан сабын заводы каршындагы фабрика-завод өйрәнчекләре мәктәбенә укырга керә. 1934 елга кадәр заводта эшли, күптиражлы «Вахитовец» газетасы редакциясе каршындагы татар әдәби түгәрәгенә мавыгып йөри, шигырьләр, хикәяләр яза.

Казан ветеринария институтын тәмамлый (1938 ел).

1940 елдан ТАССР Җир эшләре халык комиссариатында зоотехник булып эшли.

1947–1964 елларда Казан ветеринария институтында доцент.

Иҗаты

Сугышка кадәр үк юмористик хикәяләре белән таныла: «Касса янында» (1934 ел), «Таныш кеше» (1938 ел), «Кызыл чүлмәк» (1940 ел).

Бөек Ватан сугышы елларында матбугатта хикәяләре, очерклары, фронт темасын яктырткан язмалары басыла, разведчиклар турында «Бәхет орлыклары» (1945 ел) маҗаралы повесте дөнья күрә.

Расихның сугыштан соңгы иҗаты күбрәк авыл тормышын чагылдыра. Иң уңышлы әсәрләре – «Дустым Мансур» (1953 ел; рус теленә тәрҗемәсе «Мой друг Мансур», М., 1973 ел), «Язгы авазлар» (1963; рус теленә тәрҗемәсе «Весенние голоса», М., 1977 ел) романнары.

Расих татар прозасында беренчеләрдән булып фән дөньясын сурәтләргә алына. «Ике буйдак» (1965 ел; рус теленә тәрҗемәсе «Когда расходятся пути», М., 1968 ел, 2 нче басма, 1971 ел; Татар академия театрында әсәр буенча спектакль куела, 1967 ел), «Сынау» (1981 ел) романнарында институт хезмәткәрләре, фән өлкәсендә булган каршылыклар сурәтләнә.

Маҗаралы сюжетларга кабат мөрәҗәгать итеп, Расих балалар өчен «Урланган хәзинә» (1961 ел), «Маҗаралы повестьлар» (1966 ел) китапларын яза.

«Ямашев» (1 нче китап, 1968 ел; рус теленә тәрҗемәсе 1975 ел), «Айлы төннәр» (2 нче китап, 1977 ел; рус теленә тәрҗемәсе «Лунные ночи», 1979 ел), «Ямашев» (3 нче китап, 1984 ел) роман-трилогиясендә татар революционеры Х.Ямашевның үзенчәлекле образын тудыра. Өч китаптан торган «Елларны чигерсәм» («Ишан оныгы», 1996 ел; «Кәгазьдәгеләр һәм хәтердәгеләр», 1996 ел; «Тыныч еллар күләгәсендә», 1996 ел) романнарында Расих, үзенең нәсел шәҗәрәсенә, балачак хатирәләренә нигезләнеп, драматик утызынчы һәм сугыш еллары чоры кичерешләрен сурәтли, күп кенә тарихи шәхесләрнең портретларын бирә. Э.Д.Эрвильинең «Тарихкача яшәгән малайның күргәннәре» («Приключения доисторического мальчика», 1953 ел), А.Беляевның «Су кешесе» («Человек-амфибия», 1959 ел) романнарын татар теленә тәрҗемә итә.

ТАССРның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Бүләкләре

Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почет билгесе» орденнары белән бүләкләнә.

Әсәрләре

Әсәрләр: 3 томда. Казан, 1986–1988.

Сайланма әсәрләр. Казан, 2003.

Әдәбият

Зарипова Р. Атилла Расих: Тормышы һәм иҗаты. Казан, 2006.