Биографиясе

1924 елның 29 августы, Бөре кантоны, хәзер БРның Илеш районы Тыпый авылы — 2016 елның 3 июле, Уфа шәһәре.

РФнең мактаулы югары белем бирү хезмәткәре (1997).

БРның халык язучысы (2012). Татар һәм башкорт телләрендә яза.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1955), Актаныш районының Бурсык мәктәбе директоры булып эшли.

1958–1960 елларда «Кызыл таң» (Уфа) газетасында әдәби хезмәткәр. 1960 елдан Башкорт университетында.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре татар теленең стилистика, лексика, морфологиясенә, әдәби сүз сәнгатенә карый. Урта мәктәп һәм югары уку йортлары өчен уку ярдәмлекләре авторы. «Яратам сине, тормыш» (Уфа, 1963), «Сөмбел» (Уфа, 1973), «Ышанам һиңә» (Уфа, 1984), «Йәшлек йылдары» (Уфа, 1992) һ.б. повестьларында әхлакый мәсьәләләр күтәрә, «Биш партизан» (Уфа, 1987), «Үлемһеҙҙәр юлы» (Уфа, 1996) повестьларында, «Яҙмыш корбандары» (Уфа, 1996) һәм «Ут эсендәге мөхәббәт» (Уфа, 2005) автобиографик романнары Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына багышлана.

Татар әдәбияты классигы Г.Ибраһимовның фаҗигале язмышы «Пәйгамбәр таңы» (1999), «Күкнең җиденче катында» (1999), «Оҗмахка бер адым» (2000) китапларыннан торган трилогиядә чагылыш таба. Поварисов — «Һөйҙергән дә тел, биҙҙергән дә тел» (Уфа, 1969), «Кәрлә йондоҙ» (Уфа, 1974), «Ауылымдың алһыу таңдары» (Уфа, 1986) һ.б. пьесалар авторы.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Бүләкләре

2 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, 3 нче дәрәҗә Дан ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Әсәрләре

Тел — күңелнең көзгесе. К., 1982;

Татар телендә чагыштырулар. Уфа, 1996;

Сүз һәм сәнгатьле сөйләм. Уфа, 1997;

Сайланма әсәрләр: 3 томда. К., 1999–2000; Язык и стиль прозы. Уфа, 1979;

Легенды о счастье. Уфа, 1985.

Әдәбият

Суфиян Шамсутдинович Поварисов: Биобиблиогр. указ. Уфа, 2005.

Автор — С.Г.Сафуанов