- РУС
- ТАТ
язучы, ТАССР, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1972, 1985)
1935 елның 1 маенда Балык Бистәсе районы Югары Әшнәк авылында туа.
Казан университетын тәмамлаганнан соң (1962), «Казан утлары» журналы редакциясендә эшли.
1977–1988 елларда Татарстан китап нәшрияты баш мөхәррире.
1992–2010 елларда ТР Милли музеенда әдәбият бүлеге мөдире.
«Шинельсез солдатлар» (1968) исемле беренче повесте бала чаклары авыр сугыш елларына туры килгән авыл малайлары турында.
Сугыш чоры һәм сугыштан соңгы еллардагы татар авылларын сурәтләү Нуруллин әсәрләренең төп темасына әверелә: «Күпер чыкканда» (1971; Казан телестудиясендә шул исемендәге телеспектакль, 1974), «Әгәр син булмасаң...» (1975; рус теленә тәрҗемәсе «Если бы не ты...», М., 1979), «Аккан су юлын табар» (1979), «Һәлакәт» (1983; рус теленә тәрҗемәсе «Расплата», 1984) «Ике урам арасы» (1985), «Сагынырсыз әле...» (1989) повестьлары, «Яшьнәп үткән яшьлек» (1977; рус теленә тәрҗемәсе «Грозовая молодость», 1980; Казан телестудиясендә шул исемендәге телеспектакль, 1977) документаль повесте. Ф.Булатовның «Записки генерала» («Генерал язмалары», 1963) истәлекләрен, Р.Мостафинның «По следам оборванной песни» («Өзелгән җыр эзеннән», 1982) китабын татар теленә тәрҗемә итә.
Нуруллин әсәрләре таҗик, әзәрбайҗан, казакъ, төрекмән, чуаш телләренә тәрҗемә ителә.
Сайланма әсәрләр: 2 томда. К., 1991;
Җавап бир, кеше! Повестьлар. К., 2001;
Әгәр син булмасаң: Повестьлар. К., 2005;
Повести. М., 1982;
Бабье лето: Повести. М., 1989.
Мөхәммәдиев Р. Тормышның үз моңын тоеп // Якутлар табыладыр вакыт белән. К., 1983;
Миңнуллин Ф. Ягымлы геройлар // Затлылык. К., 1989;
Галимуллин Ф. Җавап бирер чак // Казан утлары. 1994. № 4;
Вәлиев М. Чынлыкка омтылу // Гамәл дәфтәре. К., 2003.
Автор — Г.М.Габделхакова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.