Биографиясе

1923 елның 18 апреле, Самара губернасы, Мәләкәс өязе Парау авылы — 1995 елның 1 июле, Казан.

1943–1945 елларда туган авылы мәктәбендә укыта. Казан университетын тәмамлый (1950), шунда ук укыта (1953–1990).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре ХХ йөз башы һәм совет чоры татар әдәбиятына, иҗади алымнар теориясенә, Г.Тукай, Ф.Әмирхан, Г.Исхакый, Ш.Камал, И.Гази, М.Әмир, С.Кудаш, Ә.Еники, Г.Ахунов, Н.Фәттах һ.б. иҗатларына карый.

Язучы шәхесен һәм аның иҗат процессының асылын ачу Нуруллин хезмәтләренең төп темасы булып тора.

Татар әдәбиятының күренекле вәкилләренә аның «Тукай Петербургта» (1965), «Аның йолдызы» (1973) пьесалары; «Габдулла Тукай» (1977; рус теленә тәрҗемәсе «Тукай», М., 1979; ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге, 1982), «Фатих Әмирхан» (1988; рус теленә тәрҗемәсе «Прометей из Ново-Татарской слободы», 1991) исемле әдәби-биографик китаплары багышланган.

Нуруллин Г.Исхакый мирасын татар халкына кайтаруга зур өлеш кертә (ТР Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге бүләге лауреаты, 1992).

Урта мәктәпләр һәм югары уку йортлары өчен татар әдәбияты дәреслекләре һәм хрестоматияләр авторы.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

1 нче һәм 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Тукай эстетикасы. К., 1956;

ХХ йөз башы татар әдәбияты. К., 1966;

 Реализм турында. К., 1974;

Әдәбият теориясе. К., 1977;

Тормыш һәм сәнгать чынлыгы. К., 1983;

Путь к зрелости. К., 1971.

Әдәбият

Ибраһим Нуруллин: Истәлекләр. К., 2008;

Нуруллина Р.М. Ибрагим Зиннатович Нуруллин. 1923–1995. К., 2000;

Ибрагим Нуруллин в воспоминаниях. К., 2013.