Биографиясе

1925 елның 15 октябре, Мамадыш кантоны Байлангар авылы — 2009 елның 14 октябре, Казан.

Свердловск шәһәрендә юридик (1954) һәм педагогика (1959) институтларын тәмамлый.

1962–1964 елларда Урал һәм Казакъстанның Күкчәтау өлкәсе шәһәрләрендә тикшерүче, прокурор вазифаларын башкара.

1960 елдан хокук темаларына очерк, хикәяләрен җирле һәм үзәк матбугатта бастыра башлый. Очерклардан торган беренче китабы «Хәвефле сукмак» («Конец опасной тропы», 1968) рус телендә нәшер ителә. БАССР (1964–1970) һәм ТАССР (1970–1981) прокуратураларында эшләгән елларында аеруча актив иҗат итә.

Укучыларга «Без капчыкта ятмый» (1972), «Телсез шаһитлар» (1974; рус теленә тәрҗемәсе «Немые свидетели», 1979), «Төнге ату» (1975), «Алтын алка» (1977), «Яшерен касса» (1978; рус теленә тәрҗемәсе «Тайная касса», 1982), «Син тикшерүче бит» (1987), «Күктән иңгән дәлил» (1991), «Кайтаваз» (1996), «Елан гадәтен үзгәртми» (2000), «Дулкынга — дулкын» (2005) детектив хикәяләр һәм повестьлар җыентыклары авторы буларак билгеле.

Әсәрләренең нигезендә авторның криминаль дөньяны күзәтүләре, җинаятьчелекнең социаль тамырлары, хокук саклау органнары хезмәткәрләренең җәмгыятьтәге роле турында уйланулары ята.

Насыйбуллинның күп кенә әсәрләре украин, грузин, удмурт, чуаш телләренә тәрҗемә ителә.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Медальләр, ТРның Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Әдәбият          

Галимуллин Ф. Ак теләкне җилкән итеп // Казан утлары. 1995. № 10;

Миншин М. Детектив // Правосудие в Татарстане. 2002. № 1.

Автор — Г.М.Габделхакова