Биографиясе

1927 елның 20 мае, БАССРның Чишмә районы Усман авылы — 2021 елның 29 октябре, Мәскәү.

Рус телендә иҗат итә.

Хәрби (Ленинград, 1950) һәм Әдәбият (Мәскәү, 1962) институтларын тәмамлый.

Хезмәт юлын 1942 елда Тайшет шәһәрендә Көнчыгыш Себер тимер юлының механика остаханәләрендә башлый.

1950–1954 елларда Порт-Артур шәһәрендә (Кытай) хәрби-диңгез базасында хезмәт итә. «Спортивная жизнь России» (1960–1961), «Юный техник» (1961–1963) журналларында җаваплы сәркәтип, «Советская Россия» (1964–1971) нәшриятында мөхәррир. 1971–1990 елларда (бүленеп) СССР Язучылар берлегендә эшли.

Иҗаты

Беренче хикәяләре 1951 елда «Порт-Артурец» газетасында басылып чыга. Әсәрләренә лиризм хас, алар гуманлылык, гражданлык хисләре белән сугарылган. Аның «Янкан сырты» («Янканский перевал», М., 1964), «Кырыс балачак» («Суровое детство», 1968), «Себер могҗизасы» («Сибирское чудо», М., 1972), «Тере бозлар» («Живые льды», М., 1976) повестьлары Себер тайгаларында үткәргән балачак һәм үсмерлек еллары хатирәләренә, шәхес культы чорының авыр иҗтимагый-сәяси атмосферасын, репрессия һәм сугыш шартларында кешеләрнең аяныч язмышларын, аларның рухи ныклыгын, яшәргә омтылышын сурәтләүгә багышлана. «Кыргый» («Дикарка», 1967), «Зәңгәр ат» («Голубая лошадь», 1971) хикәяләрендә геройларның характеры хайваннарга мөнәсәбәтләре аша ачыла. «Күпер» («Мост», М., 1975) повесте һәм «Юл» («Дорога», М., 1985; 2 нче басма, 1989) романы Байкал-Амур магистрален төзүчеләр тормышыннан алып языла. «Балалайкачы» («Балалаечник», М., 2002) повестенда беренче мәхәббәт темасы яктыртыла. Мостафинның әсәрләре кыска һәм ачык, үтә тәэсирле һәм ихласлыгы белән аерылып тора. Ул татар язучыларыннан Г.Ахунов, Г.Бәширов, А.Гыйләҗев, башкорт язучыларыннан И.Абдуллин, Т.Ахунҗанов, Д.Бүләков әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итә.

Бүләкләре

ВЦСПС һәм СССР Язучылар берлеге (1972), ВЛКСМ ҮК һәм СССР Госкомиздат (1972) бүләкләре лауреаты.

«Почёт билгесе», «Дуслык» (Кытай) орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әсәрләре

Шайтан. Уфа., 2000.

Автор — Г.М.Габделхакова