Биографиясе

1931 елның 14 мае, Баулы районы Баулы поселогы – 2011 елның 14 апреле, Казан.

Казан университетын тәмамлый (1954).

1961–1963 елларда Казан телевидение студиясенең әдәбият-сәнгать программалары мөхәррире.

1965–1969 елларда «Казан утлары» журналының баш мөхәррире.

1978–1991 елларда Казан университетында укыта.

1991–1997 елларда «Татарстан» журналы баш мөхәррире.

1997–2001 елларда «Казанские ведомости» газетасының әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире.

2001 елдан кабат «Татарстан» журналында.

Иҗаты

М.Җәлилнең тормышына һәм иҗатына багышланган «Эзләнү дәвам итә» («Поиск продолжается», 1965, автордаш), «Герой шагыйрь эзләреннән» («По следам поэта-героя», М., 1971), «Өзелгән җыр эзеннән» (1974), «Муса Җәлил» («Муса Джалиль», 1986) китаплары авторы.

Хәзерге татар әдәбияты, милли әдәбиятларның үзара баетылу мәсьәләләре, әдәби тәрҗәмәгә багышланган мәкалә һәм рецензияләр авторы.

Бүләкләре

Татарстан комсомолының М.Җәлил исемендәге бүләге (1976), ТРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (2006).

«Почёт билгесе» ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Әсәрләре

Кабан күле серләре. Казан, 1990.

Казань и её слободы. Казань, 2001 (автордаш).

Репрессияләнгән татар әдипләре. Казан, 2009.

О времени, о жизни, о себе. Казань, 2002.

Силуэты: Литературные портреты писателей Татарстана. Казань, 2006.

Әдәбият

Әдипләребез: Биобиблиографик белешмәлек. Казан, 2009. Т. 2.