Биографиясе

1932 елның 23 декабре, Минзәлә районы Яңа Бикчәнтәй авылы — 1972 елның 17 феврале, Казан.

Казан педагогия институтын тәмамлый (1956).

1958–1963 елларда «Чаян» һәм «Ялкын» журналларында әдәби хезмәткәр, 1963–1965 елларда «Совет әдәбияты» журналының җаваплы мөхәррире.

Иҗаты

1960 елда Мөхәммәтшин «Сер итеп кенә» дигән беренче хикәяләр җыентыгын бастыра. «Йолдызлар астында» повесте (1964) геологлар тормышына һәм хезмәтенә багышлана. «Без әле җирдә яшибез» (1963; русчага тәрҗемәсе «Мы живём на Земле», М., 1977) повесте һәм «Йөрәктәге эзләр» романында (1971) мәхәббәт, гаилә тормышы, балалар тәрбияләү проблемалары күтәрелә.

Шулай да, Мөхәммәтшинны үзенчәлекле язучы итеп таныткан жанр — хикәя. Аның иң яхшы үрнәкләре «Мой характер» (М., 1968), «Тәрбия сәгате» (1973), «Кадерле бүләк» (1979) җыентыкларына тупланган.

«Тынгысыз төн» комедиясе 1969 елда Татар драма һәм комедия театрында куела.

Әсәрләре

Саумысыз, аккошлар! К., 2006.

Әдәбият  

Гыйләҗева Н. Газизебез бар иде... // Казан утлары. 2005. № 4.