Псевдоним, чын фамилиясе Аллаһбирдиев.

Биографиясе

1906 елның 29 сентябре, Әстерхан шәһәре — 1983 елның 26 марты, Казан.

Бөтенсоюз кинематография институтын тәмамлый (Мәскәү, 1938).

1924–1925 елларда Әстерханда башта — уку йорты, соңрак «Кызыл Шәрекъ» исемле татар яшьләре клубы мөдире булып эшли. Шунда эшләгәндә, «Татар мәдрәсәсендә бер көн һәм бер төн», «Наданлык», «Ачлык корбаннары» дигән беренче пьесаларын яза.

1926 елда Татар театр техникумында укый. 1930 еллар башында «җидегәнчелек»тә гаепләнеп җавапка тартыла. Тикшерү нәтиҗәсендә гаепсез табылса да, матбугаттан, әдәбияттан читләштерелә.

1932–1935 елларда Чиләбе шәһәрендә яши: «Төзү ударнигы» газетасының җаваплы сәркәтибе вазифасын башкара.

1938–1941 елларда Баку шәһәре (Әзәрбайҗан) киностудиясенең сценарийлар бүлегендә консультант булып эшли.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

1947–1951 елларда ТАССның Әзәрбайҗан бүлегендә мөхәррир һәм хәбәрче.

1952 елдан Казанда: «Чаян» журналында әдәбият һәм сәнгать бүлеген җитәкли (1952–1957), Татарстан китап нәшриятында баш мөхәррир урынбасары (1957–1960).

Иҗаты

Минский әдәбиятның төрле жанрларында иҗат итә. Аның Бөек Ватан сугышы турындагы хикәяләре чынбарлык­тагы вакыйгаларга һәм үзе кичергәннәргә нигезләнеп язылган («Хикәяләр», 1954; «Батырлар сукмагы», 1958). «Мәхәббәт хикәяләре» (1958), «Язның беренче көне» (1963) кебек хикәяләр җыентыкларында яшьләр тематикасы үзәктә тора. Әстерханда революция алды вакыйгалары «Яшенле яңгыр» (1966; рус теленә тәрҗемәсе «Грозовой дождь», 1974) повестенда чагылыш таба.

Драматург буларак, Минский, нигездә, әхлак-этика проблемаларына багышланган әсәрләре белән билгеле. Аның «Мансуровлар гаиләсе» (1928 елда куела), «Шлем» (1930 елда куела), «Гөлчәчәк» (1940 елда куела), «Бөдрә тал» (1957 елда куела), «Лачыннар» (1965 елда куела) пьесалары Татар академия театры, Татар драма һәм комедия театры, Башкорт драма театры сәхнәләрендә уңыш белән бара. Минский — Г.Ибраһимов, Һ.Такташ, Г.Кутуй турында истәлек язмалары белән дә таныла («Замандашларым», 1964; «Онытылмас очрашулар», 1973 җыентыклары).

Әзәрбайҗан язучылары Җафар Җабарлы һәм Мәһди Хөсәен әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итә. «Почёт билгесе» ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Әсәрләре

Синең җырың: пьесалар. К., 1981;

Повестьлар һәм хикәяләр. К., 1986;

Первая симфония: Рассказы. М., 1974.

Әдәбият          

Хәйри Х. Язучы һәм журналист // Язучы һәм тормыш. К., 1979;

Әдипләребез: Биобиблиографик белешмәлек. К., 2009. Т. 2.

Автор — Г.М.Габделхакова