Тулы исеме Мәнди бине Котыш бине Туеш бине Тәганаш.

1761 ел, хәзер Башкортстан Республикасы Көергәзе районы Кинҗәбай авылы дип фаразлана — 1849 елның 9 апреле, шунда ук.

Гарәп һәм татар телләрендә язган.

Берничә мәдрәсәдә, шул исәптән Казанда белем ала.

Мал асрау, кымыз ясау белән шөгыльләнә. Нәкышбәндийә суфичылык тәрикате тарафдары. Суфи эчтәлекле тезмә һәм чәчмә формада язылган дини-дидактик трактатлар (кулъязма рәвешендә) авторы.

Танылган әсәре — «Вакты сәхәр...».

Автор — Х.Й.Миңнегулов