1855 ел, Чистай шәһәре — ?

1870 елдан Казанда, 1890 елларда Павлодар шәһәрендә яши.

«Кыйссаи ике игез бала», «Кыйссаи Сәмруг», «Кыйссаи Адәм», «Кыйссаи Бәхтияр», «Кыйссаи Робинзон» исемле матбугатка чыкмаган дини-мифологик, фольклор сюжетларына нигезләнеп язылган шигъри әсәрләр авторы.

Кулъязмалары ТР ФАнең Тел, әдәбият һәм сәнгать институты фондында саклана.