Чын фамилиясе һәм исеме Габитов Рәфкат Дәүләтша улы.

Биографиясе

1917 елның 4 марты, хәзерге БРның Салават районы Нәсибаш авылы — 1988 елның 25 гыйнвары, Мәскәү.

Рус телендә яза.

1941 елда Мәскәүдә А.М.Горький исемендәге Әдәбият институтын тәмамлый.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

1945 елдан Мәскәүдә яши.

Иҗаты

Львов шигырьләренең төп темасы — замандашлары тормышы, кеше язмышының кабатланмас булуы. Аның лирик герое — бай эчке тормышлы, бөек рухка ия шәхес. Львов иҗатына тормышны фәлсәфи кабул итү, кырыс батырлык белән нечкә лиризмның үрелеп баруы хас.

«Бүген яшим» («Живу сегодня», 1973), «Бирелгәнлек» («Одержимость», 1977), «Мин сезне яраттым» («Я вас любил», 1977), «Тәүлек буе» («Круглые сутки», 1980), «ХХ гасырда яшим» («Живу в ХХ веке», 1984), «Каршы хәрәкәт» («Встречное движение», 1984) җыентыклары авторы.

С.Рәмиев, М.Җәлил, Ә.Исхак, Ш.Маннур, М.Садри, С.Хәким, Н.Дәүли, Ә.Давыдов, М.Хөсәен, М.Әхмәтгалиев һ.б.ның шигырьләрен рус теленә тәрҗемә итә.

Бүләкләре

1 нче һәм 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Хезмәт Кызыл Байрагы, Халыклар Дуслыгы, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әсәрләре

Шигырьләр. К., 1971;

Собрание сочинений: В 3 т. М., 1987–88.

Әдәбият 

Гәрәй Р. Ул безнең үз шагыйребез // Казан утлары. 1972. № 12;

Әхмәтҗан М. Тормыш мизгелләре // Казан утлары. 1997. № 2;

Кочетков В. Поэты военного поколения // Люди и судьбы. М., 1977.

Автор — Р.Р.Мусабәкова