Үсә башлаганда яхшы үсеш өчен түбән температураның озак тәэсире кирәк. Көз көне чәчеләләр, уңышны икенче елда бирәләр. Актив вегетациянең 2 чоры бар: көзге (40–50 тәүлек) һәм язгы-җәйге (75–100 тәүлек) чорлар.

ТРда уҗым арышы һәм бодае үстерелә. Уҗым рапсы чәчүнең җәйге һәм иртә көзге срокларында соңгы көзге яшел азык алу өчен генә чәчелә. Уҗым культуралары кышка тармакланып һәм тамыр системасын үстереп керә. Арышны 10–15 августта, бодайны 15–30 августта яхшы әзерләнгән туфракка чәчкәндә, үсемлекләр әйбәт көзге чыныктыру шартларында яхшы кышлыйлар, яз көне беренче җылы көннәр башлануга үсә башлыйлар. Уҗым культуралары, язгы культуралардан аермалы буларак, язгы-җәйге корылыкны җиңелрәк кичерә, уңышны күбрәк бирә; 7–10 көнгә иртәрәк өлгерә. Уҗым арышы иртә язгы яшел азык алу өчен бар җирдә дә арадаш пар биләүче культура буларак кулланыла. Уҗым культуралары барлык язгы культуралар өчен яхшы элгәрләр санала. Казан губернасында бөртеклеләрнең тулай җыенында уҗым культураларының тоткан урыны 1866 елда — 48,4%, 1870–1874 елларда — уртача 48%, 1875–1879 елларда — 47,8%, 1880–1884 елларда — 44,9%, 1890 елда — 55%, 1913 елда — 59,8%, 1920 елда 62,3% тәшкил итә. Тулай җыем структурасында уҗым арышы 1866 елда 100% тан 1920 елда 95,8% ка кадәр били.

Автор — И.Н.Афанасьев