Биографиясе

1912 елның 20 гыйнвары, Уфа губернасы, Яңа Дөмәй авылы — 1986 елның 4 ноябре, Казан.

Казан финанс-икътисад институтын тәмамлый (1939).

Совет-фин сугышында катнаша.

1941–1951 елларда республиканың тикшерү-финанс оешмаларында инспектор булып эшли.

1951–1960 елларда «Пионер» журналы редакциясендә әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире.

Иҗаты

Беренче шигырь җыентыгы («Юл буйлап») 1939 елда басылып чыга.

Латыйпның «Хезмәт иртәсе» (1950), «Кыр чәчәге» (1958), «Шигырьләр» (1962), «Чын күңелдән» (1964), «Адымнар» (1967), «Кояшлы яңгыр» (1971), «Кояшлы Идел» (1973), «Җир җыры» (1983) исемле җыентыкларына туган илгә багышланган, халыклар дуслыгын чагылдырган, авыл тормышы, гаилә бәхете турындагы лирик һәм шаян шигырьләре, җырлары, балладалары, поэмалары тупланган.

Ул шулай ук Е.Исаев, Д.Бедный, С.Михалков, А.Твардовский, П.Неруда, Н.Вапцоров шигырьләрен татарчага тәрҗемә итә; популяр җырлар текстлары авторы.

Әдәбият

Әдипләребез: Биобиблиографик белешмәлек. К., 2009. Т. 2.