Биографиясе

1870 елның 17 марты, Самара губернасы, Бөгелмә өязе Миңлебай авылы – 1937 елның 27 сентябре, Мәскәү.

Г.Кәримов улы.

Башлангыч белемне өйдә атасыннан ала.

1892 елга кадәр «Камалия» (Чистай шәһәре) мәдрәсәсендә укый; бер үк вакытта рус теле һәм әдәбияты дәресләренә дә йөри, моның өчен (шулай ук шәкертләр арасында «Тәрҗеман» газетасы идеяләрен тараткан өчен) мәдрәсәдән куыла.

1892–1896 елларда чиновниклар тәрбияли торган «Мәктәп мөлкия-шаханә» (Истанбул) югары уку йортында укый. Гарәп, фарсы, төрек, француз телләрен өйрәнә.

1896–1898 елларда Таврия губернасы, Ялта өязендә, җәдит мәдрәсәсендә укыта. Бакчасарайда мөгаллимнәр әзерләү курсларына җитәкчелек итә.

1899 елның февраль-маенда алтын приисклары хуҗасы М.Рәмиев белән бергә Европаның берничә иленә сәяхәт кыла; шул ук елда Мәскәүдә нәшрият эшен һәм немец телен өйрәнә.

1899 елның июлендә гаиләсе белән Оренбург шәһәренә күчеп килә. Җәен Каргалы бистәсендә җәдитчә белем бирүче мәктәпләр өчен укытучылар әзерләү курсларында укыта.

1900 елда Санкт-Петербургта И.М.Бораганский нәшриятында практика үтә.

1902 елдан, атасы вафатыннан соң, «Кәримов, Хөсәенов вә шөрәкясе» басмаханәсе белән җитәкчелек итә.

1906 елда мөселманнар әдәби түгәрәген оештыра.

1906 елдан «Иттифак әл-мөслимин» партиясе Үзәк Комитеты әгъзасы була, 1906–1917 елларда – «Вакыт» газетасы баш мөхәррире, 1917 елда – Оренбург мөселманнары Бюросы рәисе.

Бөтенроссия мөселманнары корылтайларына (1905, 1906, 1914, 1917), 1917 елның маенда 1 нче Бөтенроссия мөселманнары корылтаенда Оренбург делегатларыннан Милли Шура әгъзасы итеп сайлана.

1917 елның 1 ноябреннән «Яңа вакыт» газетасын нәшир итә башлый.

1917–1924 елларда Оренбургның төрле уку йортларында укыта.

1919 елдан «Эшчеләр дөньясы», «Юл» газеталарында языша һәм аларның редколлегияләрендә әгъза була.

1925 елдан Мәскәүдә яши, СССР халыклары Үзәк нәшриятының татар бүлегендә эшли, Көнчыгыш институтында төрек теле укыта, «Эшче» газетасында языша.

1937 елның августында кулга алына һәм «Төркия файдасына шпионлык кылуда һәм партия җитәкчеләренә каршы террор актлары оештыру»да гаепләнә.

Шул ук елның сентябрендә СССР Югары суды Хәрби коллегиясе тарафыннан үлемгә хөкем ителә; 1959 елда аклана.

Иҗаты

Кәрими иҗатының төп идеясе – искечә укыту ысулларын тәнкыйтьләү, татар мәктәбендә реформалар үткәрү өчен көрәш.

Авыл мәдрәсәсен тасвирлаган «Җиһангир мәхдүм» (СПб., 1900) хикәясе – Кәриминең беренче әсәрләреннән. Автор мәдрәсә шартларының фәкыйрьлеген, укыту ысулларының кадимилеген тасвирлый.

«Салих бабайның өйләнүе» (1901) хикәясе герое – умартачы Салих бабай – авыл балаларына әкиятләр, үз тормышыннан төрле вакыйгалар сөйли. Кәрими геройның бай рухи дөньясын ачып сала, «гади» кешеләр белән аралашуның рәхәтлеген күрсәтә.

«Бер шәкерт илә бер студент» (1899) повестенда язучы гротеск ярдәмендә кадимче муллаларның наданлыгын сурәтли. Вакыйга шәрекъне өйрәнүче рус студентының Бохарада белем алган татар мөдәррисе белән пароходта корган әңгәмәләре тирәсенда бара. Мөдәррис студентның гарәп, фарсы һәм төрек телләрендә биргән гади сорауларын да аңламый. Кадимчелек дошманы буларак, Кәрими аларның наданлыгын күпертеп күрсәтә һәм шуның аркасында мөселман руханиларының катгый тәнкыйтенә дучар була. «Нуретдин хәлфә» (1899; нәшер ителүе 1996) повестенда да Кәрими кадими мулла образына мөрәҗәгать итә.

Мәгърифәтчелек романтизмы рухында язылган «Морза кызы Фатыйма» (1901) повестеның төп героинясы, бакчачыга булган мәхәббәте хакына өен ташлап, сөйгәне белән чит илгә китеп бара. Качып киткән яшьләрне куып җитеп, кызның әти-әнисе никахка ризалыкларын бирәләр. Язучы саф мәхәббәт тантанасын күрсәтә, укучыны кешенең дәрәҗәсе аның чыгышына карап түгел, ә рухи сыйфатларына карап билгеләнергә тиеш икәненә инандыра.

«Хыялмы? Хакыйкатьме?» (1908) повестенда 2 нче Дәүләт Думасы депутаты белән мәгърифәтле татар хатыны арасында барган әңгәмә аша милләт язмышы мәсьәләләре яктыртыла. Язучы әңгәмә темасына тирән кызыксыну күрсәткән булып, асылда, бу кызны ничек итеп икенче хатынлыкка алырга икән дип уйлап утырган депутатны ирония белән тасвирлый.

Кәрими – сәяхәтнамә жанрында язылган берничә китап авторы да. «Ауропа сәяхәтнамәсе» (СПб, 1902) китабында ул 1899 елдагы сәяхәте турында яза, татар һәм Европа халыклары көнкүрешен һәм мәдәниятен чагыштыра, соңгыларының уңышларына сокланып карый. Татарның артта калуын уку системасын үзгәртергә, укыту программаларына дөньяви фәннәрне кертергә теләмәү белән аңлата.

Шундый ук фикерләр 1903 елда Бакчасарай шәһәренә «Тәрҗеман» газетасының 20 еллыгын бәйрәм итәргә барганда алган тәэсирләре чагылыш тапкан «Кырымга сәяхәт» китабында да (Оренбург, 1904) урын ала.

2 нче Балкан сугышы вакытында «Вакыт» газетасында басылган хат-язмалар җыентыгы «Истанбул мәктүбләре» (Оренбург, 1913) исеме белән аерым китап булып нәшер ителә һәм Кәрими иҗатында әһәмиятле урын ала. Хатлар рәвешендәге бу очеркларда Кәриминең Төркиянең икътисадына, сәясәте, мәдәнияте, мәгарифе, тарихына караган фикерләре урын ала. Төркиянең икътисади уңышсызлыклары, хәрби потенциалы түбән булу сәбәбен ул укыту системасының артта калганлыгы белән аңлата.

Кәрими рус, француз, төрек фәнни-популяр әдәбияты тәрҗемәчесе булып та таныла. Ул шулай ук Польша язучысы Ф.Ф.Пуцековичның дөньядагы 30 халыкның тормышы һәм көнкүрешенә багышланган берничә брошюрасын, 1917 елдан соң В.И.Ленин, шәркыятьче В.В.Бартольд хезмәтләрен тәрҗемә итә. Кәрими тарих, география, педагогикага караган дәреслекләр авторы: «Мөхтәсар җәгърафия» («Географиянең кыскартылган курсы», 1899), «Мөгаллим вә мөрәббиләргә рәһнамә» («Укытучылар вә тәрбиячеләр өчен кулланма», Оренбург, 1902), «Мөхтәсар тарихе гомуми» («Кыскартылган гомум тарих», Оренбург, 1911) һ.б.

Кәриминең иҗаты һәм тормышына караган мәгълүматлар ТР Фәннәр Академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институты фондларында, ТР Милли архивында, «Казан» милли мәдәният үзәгенең Милли мәдәният музеенда саклана.

Әлмәт районындагы Миңлебай авылында 1998 елдан Кәрими музее эшли.

Әсәрләре

Мәрхүм Гыйльман ахунд. Оренбург, 1904.

Аннан-буннан. Оренбург, 1907.

Ф.Кәрими әсәрләре. Казан, 1925.

Татар мәгърифәтчелек әдәбияты (1860–1905). Казан, 1979.

Морза кызы Фатыйма: Сайланма әсәрләр. Казан, 1996.

Istanbul mektuplari. Ist., 2001.

Әдәбият

Гайнетдинов М. Мәгърифәтче әдип // Мирас. 1995. № 7/8.

Абдуллин Я. Җәдитчелек хәрәкәте һәм Ф.Кәрими // Татарстан. 1996. № 6.

Әхмәтҗанов М. Ф.Кәрими мирасына яңа сәхифәләр // Казан утлары. 1999. № 6.

Фатыйх Кәрими: Фәнни-биогр. җыентык – Фатих Карими: Научно-биографический сборник. Казань, 2000.

Гайнетдин М. Гасырлар мирасы. Казан, 2004.

Гайнуллин М.Х. Татарская литература XIX в. Казань, 1975.

Рахимкулова М. Медресе «Хусаиния» в Оренбурге. Оренбург, 1997.

Ямаева Л.А. Мусульманский либерализм начала ХХ в. как общественнополитическое движение. Уфа, 2002.

Ахунов А. Запечатлённое слово Ф.Карими // Татарский мир. 2004. № 5.

Автор – А.М.Ахунов