Биографиясе

1919 елның 20 октябре, Уфа губернасы, Уфа өязе Келәш авылы — 2005 елның 21 сентябре, Уфа.

Башкорт телендә яза.

Башкорт педагогия институтын тәмамлый (1941).

Беренче шигырьләре вакытлы матбугат битләрендә 1935 елда күренә башлый. «Отряд ҡуҙғалды» (Уфа, 1938, автордаш), «Язғы тауыштар» (Уфа, 1941) җыентыкларына кергән шигырьләре тормышка гимн буларак яңгырый. «Таныш булмаған ҡунаҡ» (1940) поэмасында Гражданнар сугышының фаҗигале вакыйгалары тасвирлана.

Кәрим Бөек Ватан сугышында катнаша. Фронтка киткәндә язылган «Мин һугышҡа китәм, иптәштәр!» исемле шигыре ватанны яклаучы сугышчы анты булып яңгырый. «Минең атым» (Уфа, 1943), «Шиғырҙар» (Уфа, 1945) җыентыкларына кергән шигырьләрендә, «Декабрь йыры» (1942), «Үлмәҫбай» (1943) поэмаларында шагыйрь сугышның фаҗигалелеген, совет солдатының батырлыгын, аларның фашизмга каршы алып барылган сугышта гуманлылык миссиясен үтәүләрен күрсәтә.

Яраланганнан соң (1942), «За честь Родины», «Совет­ский воин» фронт газеталары хәбәрчесе булып эшли. «Ҡайтыу» (Уфа, 1947) җыентыгына кергән шигырьләрендә кичә генә сугыштан тыныч тормышка әйләнеп кайткан солдатларның хисләрен һәм өметләрен чагылдыра.

Сугыштан соң үзен иҗади һәм иҗтимагый эшчәнлеккә багышлый: 1951–1962 елларда Башкортстан АССР Язучылар берлеге идарәсе рәисе, РСФСР Язучылар берлеге идарәсе сәркәтибе. Сугыштан соңгы поэзиясе яңа төсмер ала: тематикасы киңәя, аналитик сәләте көчәя, тормыш турындагы фәлсәфи уйланулары тирәнәя; оптимизм белән сугарылган пафоска халыклар язмышы турында уйланулар өстәлә: «Европа — Азия» (Уфа, 1953), «Вьетнам яҙмалары» (Уфа, 1957), «Каштан сәскә аткан ерҙә» (1959), «Болгар дәфтәре» (1960), «Кабардин-Балкар дәфтәреннән» (1962) цикллары; «Яҙғы ер» (Уфа, 1951), «Йылғалар һөйләшә» (Уфа, 1961), «Торналар ҡайтҡанда» (Уфа, 1964), «Мәхәббәттең дүрт миҙгеле» (Уфа, 1978), «Заманалар» (Уфа, 1982) һ.б. җыентыклар.

1950 еллардан Кәрим узган сугыш темасына кабат әйләнеп кайта. Аның фаҗигалелегенә, совет кешеләренең бөек ватанпәрвәрлелеген тирәнтен аңлый: «Өҫ көн тоташ ҡар яуа» (1955) шигыре, «Ҡара һыуҙар» (1961) поэмасы һ.б. Драматургия өлкәсендә дә актив эшли: сугыш башлану сәбәпле өзелгән тыныч тормышка яңадан кайту турындагы «Туй дәуам итә» (1947), сугыштан соңгы авыл колхозы турында «Яңғыз ҡайын» (1950) пьесаларын яза. «Ҡыҙ урлау» (1958) лирик комедиясендә, «Айгөл иле» (1968) романтик драмасында авыл тормышының көлкеле һәм кайгылы яклары тасвирланган. «Йырланмаған йыр» (1961), «Йәйәүле Мәхмүт» (1986), «Киҫке табын» (1993) пьесалары кешенең халык һәм җәмгыять алдында тоткан җаваплылыгы турындагы фәлсәфи уйланулар белән сугарылган. Риваятьләргә, тарихи фактларга нигезләнеп язылган «Ай тотолған төндә» (1963), «Салауат» (1971), «Ташлама утты, Прометей!» (1975) трагедияләре ирекле кешенең бөеклеге, идея хакына корбан булырга әзер торуы темалары күтәрелә. «Оҙон-оҙак бала сак» (Уфа, 1976) повестенда кешенең яшәү рәвешен фәлсәфи тирәнлектә яктыртырга омтыла. Әсәрнең логик дәвамы булып «Ауыл адвокаттары» (Уфа, 1989) һәм «Тормош миҙгелдәре» (Уфа, 1997) китаплары языла. «Ярлыҡау» (Уфа, 1986) повестенда сугышның кешелексезлеге бәян ителә. Балалар һәм яшүсмерләр өчен язылган «Беҙҙең өйҙең йәме» (Уфа, 1951), «Өҫ таған» (Уфа, 1962) әсәрләрендә авыр сугыш һәм сугыштан соңгы елларда башкорт авылының тормышы балалар күзлегеннән чыгып яктыртыла; кешелеклелек, кешеләргә карата мәрхәмәтлелек, яхшылык кылуга омтылыш раслана.

Кәрим китаплары Россия һәм дөнья халыкларының телләренә тәрҗемә ителә.

1955–1990 елларда РСФСР Югары Советы депутаты.

Бүләкләре

Башкортстан АССР Салават Юлаев исемендәге (1967), РСФСРның К.С.Станиславский исемендәге (1967), СССР Дәүләт (1972), Ленин (1984) бүләкләре лауреаты. Ике Ленин ордены, 1 нче һәм 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, Хезмәт Кызыл Байрагы, Кызыл Йолдыз, Халыклар дуслыгы, «Почёт билгесе», 3 нче дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» орденнары белән бүләкләнә.

Әсәрләре

Әҫәрҙәр: 5 томда. Өфө, 1971–73; Әҫәрҙәр: 4 томда. Өфө, 1987–88; Собрание сочинений: В 3 т. М., 1983.

Әдәбият

Кильмухаметов Т. Драматургия Мустая Карима. Уфа, 1979; Хөсәйенов Ғ. Мостай Кәрим. Өфө, 1994.

Автор — С.Г.Сафуанов