Биографиясе

1797 ел, Самара губерниясы, Ставрополь өязе Иске Кандал авылы — 1860 ел, шунда ук.

Татар һәм гарәп телләрендә яза. «Кандалый» тәхәллүсе туган авылы исеменнән алынган. Мулла гаиләсендә туа.

17 ел дәвамында Казан губернасының Казан, Тәтеш, Чистай өязләре, шулай ук Самара губернасының Ставрополь өязе мәдрәсәләрендә белем ала. Мәдрәсәләрне еш алыштыру — шигырьләрендә алардагы тәртипләрне һәм уку системасын тәнкыйтьләү нәтиҗәсе. Укуга сәләтле булганы өчен, аны шәкертлек чорында ук мәдрәсәнең түбән баскычларында гарәп телен укытуга тарталар. 1824 елда руханилык вазифаларын башкарырга рөхсәт алып, Кандалый туган авылына кайта, имам-хатип булып тора. Шигырьләрендә мөселман руханиларын көлке утына алганы, хатын-кыз образларына мәдхия җырлаганы (традицияләргә каршы чыгу), кайбер шәригать нормаларын бозганы өчен, 1840 елда авылның мөселман мәхәлләсе җыелышы Кандалыйны руханилык дәрәҗәсеннән мәхрүм итәргә тәкъдим ясый. Бу тәкъдим тиешле тавыш санын җыя алмаса да, Кандалый эшеннән китәргә мәҗбүр була. 1843 елда ул үзенең фикердәшләре тарафыннан оештырылган 2 нче мәхәллә белән җитәкчелек итә. 1848 елда аның мәхәлләсенә җитәкче руханилар тарафыннан яңа имам һәм мөдәррис куела. Шулай итеп, Кандалыйны эшеннән читләштерәләр, мәхәлләдә аның йогынтысы сизелерлек кими. 2 елга якын төрмәдә утырып чыга (кулга алуның төгәл вакыты һәм сәбәбе билгесез).

Иҗаты

Кандалый күпкырлы белем иясе була. Мәдрәсәдә өйрәнгән гарәп һәм фарсы телләреннән тыш, үзлегеннән рус, мордва һәм чуаш телләрен үзләштерә. Ул төрле эшләр белән шөгыльләнә: китап төпли, сабын кайната, мич чыгара, йозак төзәтә.

Беренче «Рисаләи-әл-иршад» («Тугъры юлга күндерүче китап», 1815/16 тирәсе) әсәрен Кандалый мәдрәсәдә укыган чорда яза. Бу дини-дидактик әсәр кереш сүз, 28 бүлек һәм мөнәҗәт формасында язылган йомгактан тора. Автор укучыны мөселман дине кысаларында гына мөмкин булган дөреслеккә өнди. Поэмада җир тормышының фанилыгы турында мотивлар яңгырый, бакый дөньяга үзеңне әзерләү зарурлыгы ассызыклана. Моның өчен Кандалый фәннәр өйрәнү, изге гамәлләр кылу, золым, хәйлә, мәкерлекне кире кагу, хискә артык бирелмәү, түземле булу кирәклеген әйтә. Гыйлемлелекне югары бәяләп, Кандалый крәстиянгә карата беркадәр һавалылык (тәкәбберлек) күрсәтә. Аныңча, укымышлы кешегә игенчелек хезмәте килешми.

Кандалыйның шулай ук уку чорында язылган дип фараз ителгән «Кыйссаи Ибраһим Әдһәм» этик-фәлсәфи поэмасы зур күләмле әсәрнең бер өлешен тәшкил итә (тулаем күләмдә сакланмаган). Поэманың исеме шартлы рәвештә төп геройларның берсе исеменнән алынган. Аның прототибы реаль тарихи шәхес — Бәлх солтаны Ибраһим Әдһәм (874/875 дә үлә). Хакыйкать эзләп, ул, тәхетен ташлап, дәрвиш киемендә юлга чыга. Акылы һәм диндарлыгы белән Ибраһим Әдһәм Һарун әр-Рәшид хәлифәгә ошый (763/766 — 809), һәм ул аңа үзенең сараенда киңәшче булып калырга тәкъдим ясый. Ләкин Ибраһим Әдһәм, дәрвиш тормышына тугры калып, Аллаһка хезмәт итү юлын сайлый. Поэманың башка бүлекләрендә сүз «Болгар иле»нең белем эзләп сәяхәткә чыккан Кәндиле авылы егете турында бара. Шушы урында поэма өзелә. Сакланып калган текстның күп өлеше урта гасырлар әдәбияты рухында, нәсыйхәт характерында язылган.

Заманасына күрә новаторлык рухында иҗат ителгән «Сәхипҗамал» поэмасы Кандалыйның соңгы иҗат чорына карый. Ул эпистоляр жанрда язылган, анда хәрәкәт тә, сюжет та юк. Анда татар әдәбиятында беренче мәртәбә хатын-кызга карата мәхәббәт җырлана:

Сәңа, җаным, дога иттем, дога илә сәлам иттем,

Сәламнәрнең соңы, җанкәм, язып гозер каләм иттем.

Сәхипҗамал, чибәрем лә, и матурым, сөярем лә!..

Кандалый гади крәстиян кызының сөйкемле образын тудыра, авыр физик хезмәт һәм күңел газапларына дучар булган татар хатыны тормышының күңелсезлеген күрсәтә. Шагыйрьнең кызларга сөйгәннәрен үзләре сайларга тиеш булулары турындагы мөрәҗәгате искелек кануннарына каршы чыга, шуңа күрә мөселман руханилары тарафыннан тәнкыйть утына алына.

Төрмәдә утырганда Кандалый Аллаһияр Суфиның «Сөбат әл-гаҗизин» («Гаҗизләргә терәк») поэмасына гарәпчә комментарийлар яза.

Кандалыйның башлангыч чор әсәрләренең теле катлаулы һәм архаик, үз эченә гарәп-фарсы, угыз, чыгытай лексика һәм морфологиясе элементларын ала. Соңгы чор иҗатында халык теленә бераз якыная. Аның шигъриятендә сөйләм теле элементлары, эпик әсәрләрдән өзекләр, җырлар, әйтемнәр, мәкальләр, фразеологизмнар күп.

Иҗади мирасы

Үзе исән вакытта Кандалыйның әсәрләре кулъязма рәвешендә тарала. С.Кукләшевнең 1859 да чыккан «Диване хикайәте татар» китабына беренче тапкыр шагыйрьнең, исеме аталмыйча гына, 8 юлы керә. Тагын 200 юлы «Император география жәмгыятенең Оренбург бүлеге язмалары»нда («Записки Оренбургского отделения Императорского географического общества», 1870, кн. 1) басыла, алар анда «татар һәм башкорт халык җырлары» дип атала. 1881 дә күбесенчә Кандалый шигырьләреннән торган «Мәгъшукнамә» («Сөеклемә») китабы басылып чыга, ләкин шагыйрьнең исеме тагын күрсәтелми. Беренче тапкыр Кандалый исеме К.Насыйриның «Фәвакиһел җөласә»сендә («Мәҗлесләрнең җимеше») 1884 елда бирелә, китапта шагыйрьнең 1 меңнән артык шигъри юлы урын ала.

1920 елларда ТАССР Мәгариф халык комиссариаты Академүзәге Кандалыйның иҗади мирасын өйрәнергә һәм системага салырга дигән карар чыгара. Ләкин шагыйрьнең беренче «Шигырьләр» җыентыгы Х.Госман редакциясендә 1960 елда гына дөнья күрә.

Шагыйрьнең бүгенге көндә кулланышта йөргән иң тулы «Шигырьләр һәм поэмалар» басмасы 1988 елда фәнни комментарийлар белән М.Госманов редакциясендә нәшер ителә. 1999 елда «Сәхипҗамал» поэмасы аерым китап булып чыга.

Әдәбият

Рәхим Г., Газиз Г. Татар әдәбияты тарихы: Борынгы дәвер. Кандалый, 1922. 1 җилд;

Иртуган Кандалый Шагыйрь Г.Кандалыйның кыскача тәрҗемәи хәле һәм шәхси хәяты // Безнең юл. 1927. № 8;

Бәхтиев И. Шагыйрь Г.Кандалый турында // Яңалиф. 1929. № 13;

Госман Х. Г.Кандалыйның яңа табылган әсәрләре // Совет әдәбияты. 1960. № 5;

Курбатов Х.Р. Г.Кандалый шигырьләрендә метрика һәм строфика // Татар теле һәм әдәбияты. Кандалый, 1977. 6 кит.;

Тазюков Х. Г.Кандалый турында кайбер мәгълүматлар // Совет мәктәбе. 1978. № 6;

Татар әдәбияты тарихы. Кандалый, 1985. 2 том;

 Госманов М. Кандалый мирасын барлау юлында // Казан утлары. 1987. № 7;

Гайнуллин М.Х. Татарская литература XIX в. Кандалый, 1975.

Автор – А.М.Ахунов