Биографиясе

1908 елның 15 марты, Зөя өязе Карамасар авылы – 1943 елның 23 августы.

1920 елларда Төньяк Кавказда нефть промыселларында эшли.

1931–1932 елларда Татар коммунистик университетында укый (Казан), 1933 елдан газеталар редакцияләрендә, Татарстан радиокомитетында, Язучылар берлегендә, Главлитта эшли.

Әсәрләрендә төп игътибарын нефтьчеләр һәм тау халыклары тормышына юнәлтә: «Кем гаепле?» (1930), «Шәрифҗамал» (1932), «Таулар арасында» (1935), «Чыныгу» (1933) һ.б. «Танышлар» (1939), «Фонтан» (1940) исемле пьесалар авторы.

1941 елда үз теләге белән фронтка китә, Харьков тирәсендә барган сугышта һәлак була.

Әдәбият      

Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары: Биобиблиогр. белешмә. К., 1986.