Поиск
ТАТ
- РУС
- ТАТ
шагыйрә
XIX йөз ахыры – XX йөз башында яши.
1913–1916 елларда «Аң», «Сөембикә» журналларында басылган шигырьләренең кайберләре «Өмет йолдызлары» (1988) исемле җыентыкка керә.
Иҗатында Г.Тукай йогынтысы сизелә. Ибраһимия аның идеяләрен һәм карашларын уртаклаша. Шигырьләренең төп мотивы – белем алуга, шәфкатьлелеккә, гаделлеккә өндәү («Теләк», 1914; «Бәйрәмме бу?», 1915 һ.б.). Г.Тукай истәлегенә багышланган «Китте шагыйрь» (1914) шигырендә ул аны «хатынлар хамисе», «милләтнең каһарманы» дип атый.
Өмет йолдызлары: XIX йөз ахыры һәм ХХ йөз башы татар хатын-кыз язучылары әсәрләре. К., 1988.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.