Биографиясе

1937 елның 24 марты, Чүпрәле районы Мунчәли авылы — 2022 елның 19 октябре, Казан.

Казан университетын тәмамлый (1960).

1969 елдан ТР ФАнең Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында, 1997 елдан кулъязмалар һәм текстология бүлеге мөдире, 2001–2006 елларда директор.

К.Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасын өйрәнә.

Г.Тукай, Дәрдемәнд, Һ.Такташ, Ш.Мөддәрис, Г.Афзал, Х.Камал, Р.Харис һ.б. әдипләрнең иҗатларына багышланган мәкаләләр, «Йосыф-Зөләйха» пьесасы авторы (2012, Татар драма һәм комедия театры сәхнәсендә куела).

Бүләкләре

Халыклар дуслыгы ордены белән бүләкләнә.

Хезмәтләре   

Бөек язмышлы әсәр. К., 1984; 

Хәтер сагында. К., 2004; 

Поэма «Кысса-и Йусуф» Кул Али. М., 1979; 

Сюжет Йусуфа и Зулейхи в тюрко-татарской поэзии XIII–XV вв. К., 2001.

Әдәбият     

Әдипләребез: Биобиблиогр. белешмәлек. К., 2009. Т. 2.