Биографиясе

1931 елның 15 мае, Әтнә районы Дусым авылы – 2011 елның 17 феврале, Арча.

Казан университетын тәмамлый (1973).

1950 елларда Магнитогорск шәһәрендә сәнәгать предприятиеләрендә эшли. 1965–1992 елларда «Коммунизмга» Арча район газетасында әдәби хезмәткәр, аннан соң җаваплы сәркәтип.

Балалар һәм яшүсмерләр өчен «Беренче адымнар» (1963), «Яшьлек юллары» (1967), «Бәхет» (1970), «Дусларым» (1972), «Юлда» (1979), «Галәм кызы» (1983), «Күңелем кыры» (1985), «Адымнарым» (1991), «Ак каз» (2001), «Ике әни» (2005) повесть һәм хикәяләр җыентыклары авторы.

Гадәти авыл тормышыннан булган эпизодлар яисә киләчәк турында фантастик күзаллаулар нигезендә Фәизов халык гореф-гадәтләрен һәм әхлакый нигезләрен саклап калу әһәмиятен күрсәтергә омтыла.

Әдәбият

Шәрәфиев Р. Ак казлар чакыруы // Казан утлары. 2002. № 12; 

Әдипләребез: Биобиблиогр. белешмәлек. К., 2009. Т. 2.