Биографиясе

Гомер еллары: ? – 1523 белән 1544 еллар арасы, Амид шәһәре, хәзерге Диярбәкер шәһәре, Төркия.

Солтан Кансух әл-Гаури вакытында (1501–1517) диван сәркәтибе булып хезмәт итә.

Солтан тәкъдиме белән 1501–1510 елларда Фирдәүсинең «Шаһнамә» поэмасын фарсычадан төрки телгә тәрҗемә итә («Төрки Шаһнамә»). Тәрҗемәгә пролог һәм эпилог рәвешендә өстәп язган текстында XV–XVI йөзләрдәге мәмлүкләр Мисырының идарәчеләре, илнең мәдәнияте, Каһирә шәһәренең топографиясе турында мәгълүматлар бирә. «Төрки Шаһнамә»нең кулъязма нөсхәләре Санкт-Петербург, Дүшәмбе, Каһирә, Лондон, Вена шәһәрләре китапханәләрендә саклана.

Ш.Амиди үгет-нәсыйхәт рухындагы тарихи язмаларны үз эченә алган «Нәфаис әл-мәҗалис әс-солтанийә» («Солтан киңәшләре энҗеләре») җыентыгы, газәл, мәдхия жанрларындагы аерым шигырьләр авторы буларак та билгеле.

Ш.Амиди иҗаты төрки телле халыклар поэзиясенә, шул исәптән татар поэзиясенә мәгълүм дәрәҗәдә йогынты ясаган.

Әдәбият

Исламов Р. Алтын Урда һәм мәмлүкләр Мисыры: Язма мирас, мәдәни багланышлар.Казан,1989.

Zaj№czkowski A. Turecka wersja Өh-nme z Egiptu Mameluckiego // Prace Orientalistyczne. Warsz., 1965. Т.15.

Bursali Mehmed Tahir bey. Osmanli Muellifleri. Ist., 1972. 2 cilt.

Ozkirimli A. Tьrk edebiyati Ansiklopedisi. Ist., 1998. 4 cilt.

Автор – Р.Ф.Исламов